tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Розалия Муртазинадан – СВО зонасына
Розалия Муртазинадан – СВО зонасына

Розалия Муртазинадан – СВО зонасына

Ульяновск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез махсус хәрби операция – СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашалар.

Ульяновскиның Промышленная урамындагы 70 нче күп фатирлы йорт советы рәисе Розалия Иршат кызы Муртазина Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Сергей Владимирович Моргачев булышлыгы белән “Ватан сакчылары” (“Защитники Отечества”) дәүләт фондының төбәк филиалына махсус хәрби операция зонасында яраланган сугышчыларыбызны реабилитацияләү өчен бик тә кирәкле булган дүрт коляска белән ходуноклар илтеп тапшырган.

“Олы йөрәкле, киң күңелле, игелекле Розалия Иршат кызына һәм шулай ук якташ егетләребезгә ярдәм кулы сузучы барча кешеләргә дә рәхмәт сүзләремне юллыйм. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Бергә һәм бердәм булып, без дошманны җиңәчәкбез! Фашист калдыкларын, неонацистларны юк итәчәкбез!”- ди өлкә депутаты Сергей Моргачев.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*