tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Лашчыда “Авыл көне” гөрләде
Югары Лашчыда “Авыл көне” гөрләде

Югары Лашчыда “Авыл көне” гөрләде

Дүрт еллык тәнәфестән соң авыл мәчете янындагы мәйдан авыл халкын, аннан читтә яшәүчеләрне, инде күптән әби-бабай янында каникулларын үткәргән һәм бүген үткәрүче онык-оныкчыкларны кабат бергә җыйды.

Бер йорттан берничә буын вәкиле төште бәйрәмгә. Тирә-күрше авыллардан килүчеләр дә шактый иде. Мәйдан тулы халыкны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, авыл имамы Айдар Бикмиев, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова сәламләделәр. Иганәчеләргә, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләр җиткерелде. Ә алар күп – күмәк көч тау күчерә, дигәндәй, уртак тырышлык белән башкарылып чыкты. Бүләкләр Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан 50, 45 ел бергә гомер итүчеләргә дә бирелде. Мәйдан түренә авылның иң өлкән кешеләре дә чакырылды. Шушы авылда туып үскән, бүген Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Ринат Хәсәнов, үзенең бертуганнары Сәйдәш, Иршат белән бәйрәмне үткәрүдә иганәчелек итүдән тыш, шәхси бүләкләр дә әзерләгән иде. Туган авылларына ярдәм итеп торучы Ленар Сабировка һәм Фирдүс Гыймалетдиновка гаиләләре шәҗәрәләрен төзеп кайткан. Ә Хәйдәр Галиуллин махсус кунак итеп Татарстанның халык артисты ИлСафны чакырган.

Менә шундый бүләкләргә, рәхмәтләргә бай бәйрәм уеннар, бик күпләр башкаруында дәртле җырлар белән үрелеп барды. Иң җитезләр, көчлеләр кочак-кочак бүләк җыйды. Самавырлар кайнап торды, зур казанда пылау пеште.

Чыганак: buinsk-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*