tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак мәйданны карады
Милли Шура рәисе II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак мәйданны карады

Милли Шура рәисе II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак мәйданны карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак “Яшел утрау” паркын карады. Милли бәйрәм иртәгә, 27 июльдә, узачак. 30 меңнән артык кеше аның кунагы булыр дип көтелә.  

“Яшел утраутерриториясе тематик урыннарга бүленәчәк: “Татар утары” , “Этноавыл”, “Сабантуй уеннары”, “Балалар Сабан туе”, “Безнең Җиңү”. Сабантуйның спорт программасына аерым урын бирелгән, ул бик бай булачак һәм берничә локацияне үз эченә алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*