tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Брест шәһәренә барачак
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Брест шәһәренә барачак

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Брест шәһәренә барачак

2024 елның 27-29 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Брест шәһәрендә булачак. Биредә Бөек Ватан сугышы вакытында Брест крепостен яклауда, Республиканы һәм Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан Татарстанлыларга истәлек тактасы кую тантанасы узачак. Шулай ук “Рәхмәтле буыннарның тере истәлеге” (“Живая память благодарных поколений”) истәлекле билгесен ачу, Мәңгелек утка һәм “Азат итү” һәйкәленә чәчәкләр кую планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*