tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак
Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак

Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак

21-25 август көннәрендә Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда 25 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 800 гә якын татар яшьләре вәкиле катнашачак.

Беренче көнне форумда катнашучыларны теркәү һәм Казан буенча “Казан: татар тарихы йөрәге” экскурсиясе узачак . Кич белән делегатлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барачаклар.

Форумның тантаналы ачылышы 22 августта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында була. Шул ук көнне 6 белем бирү секциясе буенча эш оештырылачак. Көн азагында бөтен дөньядан килгән татар яшьләре «Әйдә ШаяРТ»КВН төбәкара татар лигасы тамашачылары булачак.

23 август көнне форумда катнашучылар Болгар шәһәрендә булачак, ә кичен алар өчен мәдәни программа оештырылачак. 24 августта делегатлар секцияләр буенча эшләрен дәвам итәчәкләр һәм «Печән базары» фестивалендә булачаклар.

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы 25 августта узачак. Шулай ук бу көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы утырышы да узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*