tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әхлак лагерьлары эшли
Әхлак лагерьлары эшли

Әхлак лагерьлары эшли

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү юнәлешендә дини лагерьларның дә өлеше зур. Бу чорда күп кенә мәчетләрдә балалар өчен әхлак һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшли. Балаларны кече яшьтән үк әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү, аларны ислам дине нигезләре белән таныштыру – әлеге лагерьлар эшчәнлегенең төп максаты булып тора.

Салауз-Мухан авылының “Сафа” мәчетендә әдәп-әхлак лагере ел саен үткәрелә. Быел да шундый лагерь эшләп килә.

– Бүгенге көндә лагерьга егерме бала йөри. Үзебезнең авыл балалары белән беррәттән әби-бабайларына төрле шәһәрләрдән кунакка кайткан балалар да бик яратып киләләр, – ди Салауз-Мухан авылының “Сафа” мәчете имамы Фәрит хәзрәт Гыйзетдинов. – Балалар биредә матур итеп аралашалар, догалар, шәригать кануннарын өйрәнәләр, әдәп-әхлак дәресләре алалар, күңелле уеннар уйныйлар, тәмле ризыклар белән сыйланалар. Үзебез дә төрле вәгазьләр укыйбыз, бергәләп азан әйтәбез. Авылдашыбыз Гөлзада Шәйхетдинова балаларга төрле уеннар уйната, кызыклы уен-дәресләр үткәрә. Тормыш иптәшем Гөлүзә Гыйзетдинова һәр көнне балаларга алар яраткан ярмалардан ботка пешерә, май белән сыр  һәм төрле чәй тәмнәре дә балалар алдыннан өзелми. Тәм-томнарны авылдашларыбыз да алып килә, баларның әти-әниләре дә җибәрә. Лагерьны үткәрүдә барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм.

Лагерь дүшәмбе көнне башланып киткән һәм атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Район мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматлар буенча шушындый бер атналык мәчет яны лагерьлары бу көннәрдә Баек, Иске Вәрәш, Елгабаш, Тугаш авылларында да узган. Әлеге авылларда узган лагерьларда да балалар Коръән аятьләрен ятлаганнар, вәгазьләр тыңлаганнар, азан әйтергә, намаз укырга өйрәнгәннәр, әдәп-әхлак дәресләре алганнар, матур урыннарга сәяхәткә барып, күңелле ял иткәннәр.

Лагерьларда авыл имамнары, абыстайлары белән берлектә Мөхәммәдия һәм Буа мәдрәсәсеннән килгән шәкертләр дә дәресләр биргәннәр.

Татар халкында: “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми”  дигән бик тә мәгънәле әйтәм бар. Шуңа күрә дә балаларыбызга сабый чактан ук яхшы һәм үрнәк тәрбия бирү һәр ата-ананың бурычы булып тора. Бүген балаларның күңеленә салынган ислам, әхлаклы тәрбия орлыклары татлы җимешләр булып өлгерер дигән ышанычта калабыз.

Фото – район мөхтәсибәте архивыннан 

Тулырак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*