tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат буенча ачык турнирда: Акыллы, рухи яктан да, физик яктан да көчле спортчы иде
Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат буенча ачык турнирда: Акыллы, рухи яктан да, физик яктан да көчле спортчы иде

Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат буенча ачык турнирда: Акыллы, рухи яктан да, физик яктан да көчле спортчы иде

Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир узды.

Нияз Фәррахов- яшьтән физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы, акыллы булып үсә. Мәктәптә укыганда шахмат спортына гашыйк райондашларыбыз Фәһим Галимов белән Илдар Имамовның шахмат түгәрәге ачып җибәрүен ишетә дә, беренчеләрдән булып әлеге түгәрәккә языла. Укучысының махсус хәрби операциядә һәлак булуы остазны нык тетрәндерә. Күптапкырлар Татарстан Республикасы, Актаныш районы чемпионы исеменә лаек булган Нияз Фәрраховның исемен мәңгеләштерү теләген район башлыгы Ленар Зарипов та хуплап ала. Менә шулай итеп район җитәкчелеге хәер-фатихасы белән бүгенге турнир барлыкка килә.

Балалар иҗат үзәгенең коридорына Нияз Фәррахов турында бик күп истәлекле фотосурәтләр, аның төрле ярышларда җиңеп алган мактау кәгазьләре, яхшы укыганлыгын раслаучы рәхмәт хатлары куелган иде. Шулай ук сортчы егет турындагы мәкаләләр чыккан газета кисемтәләре дә бар.

Бу кадәр уңышларга бер генә кеше ничек ирешә алды икән дип сокланды ярышка килгән шахматчылар. Чыннан да Нияз оста шахматчы гына түгел, көчле җиңел атлетикачы да була. Казанда югары уку йортында укыганда спорт чараларында мактаулы урыннар ала.

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев укучыларга Нияз Илдар улын һәрьяклап өлге итеп куйды. Физик яктан да, рухи яктан да көчле Нияз Фәррахов беренче көннән үк махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Агрегат заводында эшләгәч, бронь бирелсә дә ил алдындагы бурычын үтәүне үзенең намус эше дип саный. Кызганычка каршы, 2024 елда ул батырларча һәлак булды.

«БлагоДарение» хәйрия фонды президенты, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов Актанышта бик күп шахмат ярышларының узуын, әмма бүгенгесе үзенчәлекле булуын әйтте.

– Дустыбыз, Актаныш шахмат командасының лидеры, район данын яклап озак еллар яхшы күрсәткечләргә ирешкән Нияз Фәрраховны искә алабыз. Безнең команда аның исемен беркайчан онытырга тиеш түгел.
Кыска гына вакыт эчендә ул үзенең тыйнак, булдыклы, уңган, батыр кеше икәнлеген күрсәтте. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшик. Хөрмәтле балалар, сез дә үзегезне тормышка әзерләгез, акыллы, физик яктан нык, әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга кирәкле кешеләр булып үсегез. Кирәкмәгән кеше булмагыз. Фикерли, алдан күрә белә торган кеше һәрвакытта да кирәкле була. Ә шахмат сезне фикерләргә өйрәтә.

Район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Нияз Илдар улының шахматчы гына түгел, ә вакытында көрәш, җиңел атлетика белән дә шөгыльләнүен әйтте. Нияз Фәррахов кебек батырларның исемен онытмаска чакырды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*