tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар кунакчыллык күрсәтте
Татарлар кунакчыллык күрсәтте

Татарлар кунакчыллык күрсәтте

Николаевка эшчеләр бистәсендә районның барлыкка килүенә 96 ел булуына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Район бәйрәмендә Зур Чирекле һәм Әхмәтле авыл мәдәният йортлары, китапханәләре, Никулино авыл җирлеге хакимият хезмәткәрләре һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек “Татар утары” оештырганнар иде. Алар тантана кунакларын милли киемнәрдән каршы алып, бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштырдылар һәм токмач кисү, татар бизәкләре белән чигү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Зур Чирекленең “Созвездие” мәдәният үзәге җитәкчесе Г.Ягудина татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ә Ильясовлар гаиләсенең оныклары Зур Чирекле авылы тарихы белән таныштырып үтте. Бергәләп татар халкының гимнын – “Туган тел”не җырлаганнан соң, бәйрәмдә катнашучылар хуш исле чәй һәм чәкчәк белән сыйландылар.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*