tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Чара Мәгариф хезмәткәрләре йортында узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Өченче ел уздырылучы бәйге бу елның 1 мартында старт алды. Конкурска Казанда яшәүче укучылардан һәм яшьләрдән 70тән артык гариза килде. Телне өйрәнүнең стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык 17 проект авторы нәтиҗәдә финалга чыкты. Бәйгенең оештыручылары Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Оештыручылар тарафыннан татар мәдәниятен үстерүгә бәйле проектлар да хуплана», – диелә хәбәрдә.

«Мин балалар белән 17 ел эшлим, аларны курайда уйнарга өйрәтәм. Ә бүген курайда уйнарга өйрәтүче җыентыклар юк дәрәҗәсендә. Бу проблеманы ничек тә булса хәл итәргә кирәк дигән фикергә килдем. Курай дәресләре аша, татар көйләрен өйрәнеп, балаларны татар сәнгатенә якынайтырга була. Проектым да шушы темага бәйле», – диде «Үз телем» финалисты, «Әллүки» курайчылар студиясе җитәкчесе Ләйсән Гәрәева.

Быелгы конкурста мәктәп укучылары белән, студентлар аеруча актив катнашты, финалистлар арасында да алар аз түгел иде.

«Комиссиягә Татарстан Республикасының интерактив картасын тәкъдим иттем. Конкурс турында социаль челтәрләрдә күреп белдем һәм үземне сынап карарга булдым. Интерактив карта идеясе күптән барлыкка килгән иде, анда төрледән-төрле тарихи һәм икътисади әһәмияткә ия булган объектлар төшереләчәк. Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашуым, шуңа да дулкынлану хисе бар», – диде Азамат Зәйнуллин.

Жюри әгъзалары – ТНВ каналының башкарма директоры Лилия Кадырова, «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, журналист, танылган алып баручы Айзилә Батырханова, журналист, музыкант, күптөрле проектлар авторы Рәдиф Кашапов, event-менеджер, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы, «Хозур ТВ» каналы алып баручысы Тимерхан Шәйхетдинов, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева һәр чыгышны зур игътибар белән тыңлады.

«Беренчедән, әлбәттә, финалистлар белән алдан грант язучы белгеч эшләп алырга тиеш дип уйлыйм, тәҗрибәләре җитмәве күренә. Жюри әгъзасы буларак, инде эшләнә торган, эше башланган проектларга өстенлек бирергә тырыштым. Проектларның юнәлешләренә килгәндә, укытуга бәйле, шулай ук масштаблы it проектлар күбрәк булсын иде. Гомумән, шәп идеям булса, үзем дә грантка гариза язар идем», – диде жюри әгъзасы Рәдиф Кашапов.

Презентация барышында катнашучылар һәркайсы татар телен үстерүгә юнәлтелгән проектларын тәкъдим иттеләр, аларның әһәмиятен дәлилләделәр. «Бүгенге вазгыятькә нигезләнеп, психологлар, сценаристларны җәлеп итеп, нәни балаларга да файда китерү өчен татар телендә терапевтик әкиятләр булдыру турында уйлана башладык. Стресс, психологик үзенчәлекләрне, проблемаларны җиңү өчен киңәшләрдән гыйбарәт булган әкиятләр китабын язу өчен үз командабызны да тупладык», – диде «Үз телем» финалисты Фаил Баязитов.

Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум нәтиҗәдә 6 идея авторы арасында бүленде. Алар: «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре: Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль).

«Үз телем» проекты турында 2021елда башланганнан бирле ишетеп киләм һәм үземнең дә күптән шушы проектта катнашу теләге бар иде. Чыннан да, туган телебезне үстерү юнәлешендә бик күп проектларны чынга ашырырга ярдәм итә торган искиткеч файдалы конкурс бу. Бүгенге көндә әлеге бәйге кысаларында күпме кызыклы, шул исәптән балалар өчен дә китаплар чыгып бара. Башка юнәлештә дә проектлар тормышка ашырыла», – диде проект җиңүчесе Динара Фәйрушина.

Ул бишенче ел логопед булып эшләвен, ләкин, татар балаларын кызыксындырырлык мавыктыргыч, логопедик әсбаплар юк дәрәҗәсендә, булганнары да күбрәк педагогларга юнәлтелгән булуын әйтте.

«Балалар белән шөгыльләнү өчен әниләргә дә файдалы булыр иде дип практик кулланма булдыру идеясе барлыкка килде. Шушы идея тугач, мин дә үз көчемне сынап карарга булдым. Бу проект балаларга татар телендә авазларны дөрес әйтергә өйрәткән әсбаптан гыйбарәт. Мин эшли торган балалар бакчасында күп бала татар телендә сөйләшә һәм әти-әниләрнең дә мондый әсбапларга ихтыяҗы барлыгы сизелә. Үземә дә мөрәҗәгать итәләр, болар барысы да әлеге идеяне тормышка ашырырга этәргеч бирде. Хәзер инде җиң сызганып эшкә тотыначакмын, конкурста җиңүемә бик шатмын», – диде Динара Фәйрушина.

Җиңүчеләр үз проектларын 2024 нче ел ахырына кадәр тормышка ашырырга тиеш була, һәм киләсе ел башында әзер проектлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

  • «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. 2023 елда да уңышлы гына дәвам итте. Узган ел барлыгы 8 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник группаларына багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Татар сүзләрен өйрәнү системасы», «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары һәм «Акча иленә сәяхәт» китабы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*