tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рифә Рахманның «Татар кызы» дигән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак
Рифә Рахманның «Татар кызы» дигән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак

Рифә Рахманның «Татар кызы» дигән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак

Сезне Рифә Рахманның «Татар кызы» дигән яңа китабын тәкъдим итүгә чакырабыз.

Әлеге китап күптән түгел Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Рифә Рахман – танылган татар шагыйре, прозаигы, галиме, югары уку йорты мөгаллиме, тәнкыйтьче, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе. «Татар кызы» романының төп каһарманы – тәгаен образларда чагылыш тапкан һәм бер үк вакытта гомумиләштерелгән дә Татар кызы.Әсәрдә ХХ гасыр гарасатларын кичеп исән калган татар авылы, зур илнең төрле төбәкләренә сибелгән милләт кызлары, егетләренең гыйбрәтле язмышлары сурәтләнә.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә сез әлеге әсәрнең кызыклы нечкәлекләре турында белерсез, автор белән күрешеп, аңа сораулар бирә һәм аның автографын ала алырсыз.

Сезне көтәбез, кадерле китап сөючеләр. Керү ирекле. Алдан теркәлергә генә кирәк.

Чыганак: Татарское книжное издательство

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*