tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшәсен гармун, тальян моңнары!
Яшәсен гармун, тальян моңнары!

Яшәсен гармун, тальян моңнары!

20 июльдә Актаныш районының Иске Сәфәр авылында «Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивале узды. Авылның Сабантуй мәйданына Казан шәһәреннән, Татарстан Республикасының Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Ютазы, Сарман, Түбән Кама, Башкортостанның Октябрьск, Чакмагыш, Ярмәкәй районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән гармунчы-осталар җыелды.

Гөрләде Иске Сәфәр!

Иске Сәфәр авылын­да «Яшәсен гармун, тальян моңнары» тө­бәкара гармунчылар фес­тивален бөтен татар дөньясына танылган «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле башлап җибәрде.

Әлеге ансамбльнең оешып китүе фестивальнең тарихы белән тыгыз бәйле. Фестиваль районда өченче тапкыр уза, беренчесе – Актанышта, икенчесе Чөгәнә авылында үтте, өченче фестиваль Иске Сәфәрне гармунчылар авылына әйләндерде. Гармунчылар парадыннан соң, барлык катнашучылар, гармуннар уйнап, Иске Сәфәр урамын әйләнделәр. Авыл гармун тавышына күмелде. Авыл халкы кунак­ларны тәмле ризыклар, хуш исле чәй белән сыйлады. Минем Актанышта узган беренче фестивальдә катнашканым булды. Алардан үрнәк алып, мондый чараны ике тапкыр Ижау шәһәрендә оештырдык. Шуңа күрә бирегә килгән гармунчыларның күбесе таныш. Гармун бәйрәменә Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Харунов нигез салган.

Ныклы адымнар белән татар мәдәниятен тартучы, үстерүче Илдус әфәндене белмәгән кеше сирәктер! «Без­нең мәдәният йорты «Татнефть»нең грант кон­­курсын­да җиңеп чыкты, проектта бүгенге фестиваль дә бар. Шу­шы грант ярдәмендә без фестивальне үткәрәбез»,- диде ул.

Балачак хыялы

Фестивальдә Сарапул шәһәреннән Зөлфәт Арсланов үзенең музыка уен коралларыннан күргәзмә ясады. Көне буе әлеге күргәзмә яныннан кеше өзелмәде, теләге булганнар барлык гармун-тальяннарда уйнап карадылар. Күргәзмә үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әйләнде. «Бу тальяннар – бик сирәк экземплярлар, бүгенге фестивальгә егерме данә гармун алып килдем. Өйдә тагын утызлап калды әле. Тальяннар җыюымны белеп, Айрат Харисов, Гали Гәрәев үзләре алып килеп бирделәр.

Менә монысын Фән Вәлиәхмәтов Чаллыдан табып бирде. Монда чечен тальяны, Удмуртия тальяны, Казан тальян­нары, «Вараксин» гармуны, Удмуртиядә эшләнгән аккордеон да бар. Өемдә махсус урында саклыйм, ул бүлмәдә дымлылык, температураны тиешле дәрәҗәдә тотам. Әгәр дә коры яки дымлы һава булса, гармунның тавышы үзгәрә, детальләре куба башлый. Гармуннарны сатып алам. Тальяннар 450 мең сум тирәсе йөри. Италиядән 430 мең сумга кайтарттым. Мастерлардан алсаң, тагы да кыйммәтрәк. Бу – балачак хыялым иде. Яңа Кормаш мәктәбендә укыганда, озын тәнәфес вакытында, Фазыл Гардисламов баянда уйнап җибәрә иде. Берсеннән-берсе матур көйләр яңгырый, кызлар бии, аларга кайбер егетләр кушылыр иде.

Минем җырлыйсы да, уйныйсы да килә, әмма берсен дә булдырып булмый. Бары лаеклы ялга чыккач кына гармунда уйный башладым. Тальяннарны җыярга тотындым. Хәзер биим дә, уйныйм да, җырлыйм да», – дип җавап бирде ул барлык кызыксынучыларга.

Чират безгә җитә!

«Яшәсен гармун, тальян моңнары» тө­бәкара гармунчылар фестивалендә катнашу өчен оештыру комитетына 210 гариза җибәргәннәр. Ульяновск, Нижневартовск, Пенза якларыннан да гармунчылар ярышында көчләрен сынап карарга теләүчеләр бар иде. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов фестивальне ачу тантанасында гармунның элек-электән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны сак­лаучы уен коралы булуын, әлеге гармунны олылау чарасының туган телебезне, милли моңнарыбызны сакларга, өйрәнергә этәргеч ясавын да билгеләп үтте.

Оештыручыларга зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов фестиваль кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Фестиваль сәхнәсен Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзләренең җырлары белән бизәде. Әлбәттә, фестивальнең иң югары ноктасы – «Көй тартыш» бәйгесе.

Бу Сабантуйдагы көрәшкә тиң. Биредә иң көчле музыкант җиңә. Бу юлы «Көй тартыш» бәйгесендә гран-прига Түбән Кама шәһәреннән килгән Рәйхан Нәфыйков лаек булды. Сарапул шәһәреннән Фәнил Шәйхетдинов та фес­тивальдә дәрәҗәле урынга ия булды.  Сентябрь аенда Ижауда узачак III регионара «Уйна гармун!» фестивалендә кабат очрашырга язсын дигән теләк белән саубуллаштык без Иске Сәфәргә җыелган гармунчылар белән!

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*