tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләренең барышы белән танышты
Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләренең барышы белән танышты

Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләренең барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде. Биредә ул Киров өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Алексей Жердев белән бергә Киров Җәмигъ мәчетендәге ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Мәчетне ремонтлау өчен Татарстан Республикасы тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде.

Мәчетнең ике каты бар. Бина төньяк-көньяк күчәре буенча урнашкан. Югарыдан карасаң, бина Т-формасына ия; мәчетнең урамга чыгучы фасадында чыгынтылар-ризалитлар бар. Көньяктан бинаның төп өлешенә михрабның бишкырлы чыгынтысы кушыла.

Бина кирпечтән төзелгән. Өч яруслы яктылыкка ия. Өске ярус түгәрәк нишаларга урнаштырылган түгәрәк тәрәзәләрдән төзелгән. Икенче яктылык ярусы тәрәзә йөзлекләренең ярымбоҗра рәвешендә төгәлләнүе белән хәл ителгән. Декоратив элементларның түгәрәк һәм балдак формалары архитектор В. М. Дружинин иҗатына аеруча хас. Мәчет бинасы архитектурасы һәм декорацияле чишелешендә катгыйлык һәм төгәллек күзәтелә. Төп фасадның тәрәзә йөзлекләренең үзенчәлекле бизәлеше ― икенче катның ике дәрәҗәсендәге тәрәзәләрне берләштерүче ачык сигезлек (8) формасында. Шулай итеп, гади, ләкин бик экспрессив детальләр аша архитектор яктылык тәэсире, бинаның тышкы экзотик кыяфәте барлыкка килүга ирешә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*