tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кировта XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Кировта XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Кировта XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсендә. Бүген биредә XV Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев алып барды. Чарада шулай ук Киров өлкәсе транспорт министры Алексей Петряков, Киров өлкәсе мәдәният министры Даниил Дворцов, Киров өлкәсенең спорт һәм туризм министры Сергей Сулик һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучылар милли бәйрәмне уздыру планы буенча фикер алыштылар, җаваплы эшләрне башкару срокларын билгеләделәр.

Бәйрәмне оештыруда Татарстан ягыннан Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кукмара районы катнашачак. Баш батырга – ТТ Рәисе бүләге – автомобиль.

Бәйрәм 2025 елның 28 июнендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*