tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инвалидларны шатландырдылар
Инвалидларны шатландырдылар

Инвалидларны шатландырдылар

Димитровград шәһәренең “Преодоление” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә корбан ашы узды.

“Преодоление” тернәкләндерү үзәгендә халык хәрәкәте бер дә тынып тормый. Якын тирәдә генә яшәүчеләр гарипләр арбасында үзләре килә. Куллары һәм аяклары хәрәкәттән мәхрүм булганнарны гаилә әгъзалары арбаны төртеп китерә. Башка районнардан инвалидларны йөртергә җайлаштырылган “Газель” машинасы китереп җиткерә. Үзәкнең ишегалдында бәйрәмчә киенгән балалар һәм олылар көлешә-көлешә сөйләшәләр, алардан беркайчан да зарлану сүзләре ишетмәссең. Яңа таң атканны күрү, кояш нурлары җылысында әкрен искән җилнең битләрен иркәләвен тою – зур шатлык бит бу.

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов әлеге тернәкләндерү үзәге белән күп еллар инде тыгыз элемтәдә тора, һәрдаим булыша – ел саен хәйрия мәҗлесләре – корбан ашлары уздыра.

Ильяс хәзрәт чираттагы корбан ашын Коръән сүрәләре укып, дога кылдыру белән башлап җибәрде. Хөрмәтле кунак – Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин бәйрәм белән котлап һәм өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, моңаймаска, барлык сынауларны да җиңеп алга барырга, яшәргә тырышырга өндәде. Ә шәһәребезнең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Мокшанцева үзәкнең директоры Наталья Леонидовнаның сабыр, көчле рухлы, тәҗрибәле җитәкче булуы турында сокланып сөйләде.

“Ул үзенең хезмәткәрләре белән бергә барлык проблемаларны да чишү юлларын таба. Бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәнгә, әлеге тернәкләндерү үзәге “Преодоление” дип атала”,- диде Марина Мокшанцева.

Наталья Леонидовна, үз чиратында, Ильяс хәзрәткә, мәҗлесне оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Шәһәребезнең юмарт эшмәкәрләре акчалата һәм корбан ите белән ярдәм иттеләр. Хәтта пенсионерлар, инвалидлар да, бездән авыррак хәлдә яшәүчеләргә файда булсын инде, дип Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сәдака бирделәр.

Ильяс хәзрәт тәкъдиме белән мәҗлесне тынгысыз йөрәкле Римма Афандеева белән Сәвия Аблязова оештырдылар. Билгеле инде, 130 кешегә җитәрлек зур табын кору бер дә җиңел эш түгел. Шуңа күрә Римма Мөнир кызының тормыш иптәше – шәһәр татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы Ришат Вәгыйз улы азык-төлек китертү мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә алды. Шулай итеп, Ильяс хәзрәтнең тырышлыгы, ярдәмчел, булдыклы ханымнарның уңганлыгы нәтиҗәсендә инвалидлар телеңне йотарлык тәмле пылау, төрледән-төрле пироглар, җиләк-җимешләр белән сыйландылар. Бәйрәм табыны хәләл сый-нигъмәтләрдән тәмам сыгылып торды.

Моңа кадәр алар СВОда хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләрен, гаиләләрен мәчет кафесына чакырып корбан ашы белән сыйлаганнар иде. Менә алар хәзрәтебезнең ярдәмчеләре – Гөлнур Насыйрова, Сәвия Аблязова, Римма Афандеева, Венира Мингачева һәм Саҗидә Халикова.

Үзәкнең тәҗрибәле инструкторлары Лилия Ибятова белән Рәйханә Шәфиева мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Алар Наталья Леонидовнаның тәкъдиме белән “Преодоление” үзәгенә йөри алмаган, урын өстендә яткан инвалидларның өйләренә барып, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе инвалидларның сораулары туса яки нинди дә булса проблемалары килеп чыкса, консультация бирү өчен Сбербанк, Пенсия фонды белгечләрен чакырта. Һәр атнаның җомга көнендә тәҗрибәле юрист киңәшләрен бирә. Инвалидлар үзләре дә тик тормый – СВО зонасында хезмәт итүчеләргә медикаментлар, азык-төлек, көнкүреш әйберләре җыеп озаталар. Күптән түгел үзәктә Гаилә елына багышланган искиткеч матур бәйрәм узды. Анда 40 елдан артык бергә яшәүче бәхетле парларны бала-оныклары хөрмәтләделәр. Өлкәннәр парлап озак яшәү серләре белән бүлеште. Һәркем үз динендә булып, әби-бабайлардан рухи мирас булып күчкән милли, дини гореф-гадәтләрне һәм йолаларны олылап яшәргә һәм яшь буынга тапшырып калдырырга бурычлы, диде алар.

“Безнең үзәктә шундый күркәм корбан ашы оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын”,- диде “Преодоление” җитәкчесе Наталья Леонидовна.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*