tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аның мирасы тарихи әһәмияткә ия
Аның мирасы тарихи әһәмияткә ия

Аның мирасы тарихи әһәмияткә ия

Мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол Зәй җирендә тирән эз калдырган, инде унбер ел дәвамында аның тормыш һәм иҗат юлына багышлап үткәрелүче  фәнни-гамәли республика конференциясендә катнашучылар, моны үз эзләнүләре, күзәтүләре белән дәлилләп килә. Быел ул “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” темасы буенча узды. Аны Зәй районы хакимияте Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Зәй районы мөхтәсибәте белән берлектә оештырды.

Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты Фелиза Бореева,  күренекле якташларыбыз – Казан дәүләт федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров, Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстан фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, күрше-тирә районнардан дин әһелләре, нәсел дәвамчылары, Таҗетдин Ялчыгол иҗатын яратучы зәйлеләр катнашты.

Конференция, гадәттәгечә, Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол каберен зиярәт кылудан башланды. Анда мәртәбәле кунаклар, Ялчыголның нәсел дәвамчылары, дин әһелләре дога кылдылар, тарихи истәлекләрне барладылар.

Үзәк мәчеткә 30 ел

Быелгы “Ялчыгол укулары” Зәйдә аның исемендәге үзәк мәчеткә 30 ел тулу белән дә үзенчәлекле булды. Шул уңайдан Таҗетдин Ялчыгол исемендәге скверда балалар иҗат төркемнәре чыгышы, республика эстрада артистлары башкаруында мөнәҗәт тыңланды.

Иман йортының юбилее уңаеннан тантаналы чараны исә Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән укып ачып җибәрде. Үзәк мәчет юбилее белән тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Разиф Кәримов җиткерде.

“Аллаһ йортыбызга 30 ел. Инде аның төзелешен оештырып, башлап йөрүчеләрнең күбесе арабызда юк. Әмма алар калдырган изге йорт безгә иман нуры өләшә. Шуңа да без аны карап, төзекләндереп торырга, киләчәк буынга матур итеп тапшырырга тиешбез. Халык дингә тартыла, хәзер “тынычлык”, “гаилә иминлеге”, “аяз күк йөзе”, “сәламәтлек” кебек тормыш кыйммәтләре аеруча калкуланган бүгенге вазгыятьтә кешеләр Аллаһка сыена. Без хәзер ил иминлеген саклаучыларның туган җирләренә исән-имин кайтуларын Аллаһыбыздан сорыйбыз. Илләребез имин булсын!”-диде ул.

Аның сүзләрен үз чыгышында Марат Әхмәтов та куәтләде.

– Әйе, безнең ил язмышы өчен борчулы мизгелләребездә менә шушы бүген тотучы кыйблабыз булышачак.Чөнки безгә хәзер ныклы бердәмлек аеруча кирәк, яшь буынны Ватанны яратучылар итеп тәрбияләү кирәк. Ә мәчетләребез нәкъ менә анда хезмәт куючы имамнарыбыз тырышлыгы белән дин вә әхлак тәрбиясен бирүче изге йортлар булып тора. Алга таба егетләребез Җиңү белән кайтып, киләчәктә тормыш муллыгына сөенеп, имин яшәргә язсын. Мәчетләребез һәрвакытта күркәм тәрбия чыганагы булсын. Барыгызга да исәнлек, иминлек телим, – дип ассызыклады ул.

Разиф Кәримов үзәк мәчеткә юбилее уңаеннан 300 мең сумлык, ә Марат Әхмәтов 100 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Равил хәзрәт белән Җәлил хәзрәт Зәй районы мөхтәсибәтенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән яңа машина ачкычын бирделәр.

Тантаналы чара барышында мәчет проектын эшләүче архитектор Фәнәви Закиров, мәчетне капиталь төзекләндерүдә ярдәм итүчеләр һәм халык арасында ислам динен тарату, үсеп килүче яшь буынны ислам дине кануннары буенча тәрбияләү, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үстерү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып баручылар да бүләкләнде.

Зәй районында милләтара татулыкны һәм бердәмлекне ныгытуга, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга,  исламның асыл кыйммәтләрен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм Диния нәзарәте белән уңышлы хезмәте өчен район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.

Җанлы фикер алышу

Мәгърифәтче эзләре буйлап сәяхәт Куш-Елга авылында дәвам итте. Биредә шулай ук авыл зиратында Таҗетдиннең дәвамчылары каберләрендә дога кылынды. Авылда күркәм төзекләндерелгән “Хәзрәт чишмәсе” буенда театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде, шифалы чишмә суыннан авыз итәргә мөмкин булды. Ә мәдәният йорты каршындагы күргәзмәдә татар халкының үлән чәйләре, палас тукучылар осталыгы, дини әсбаплар, шамаилләр, көнкүрештә кулланылучы кирәк-яраклар күрсәтелде.

Фәнни-гамәли конференцияне район башлыгы Разиф Кәримов ачты:

– Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча мөһим. Ул Россия Президенты игълан иткән Гаилә елы һәм районыбызда игълан ителгән “Батырлык һәм бердәмлек” елы кысаларында уза. Ялчыгол укуларын үткәрү бүгенге вәзгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да үзенең чагылышын таба.  Ялчыгол укулары тәрбияви яктан һәм шәхесләребезне барлау, аларны өйрәнү ягыннан да кадерле. Беренчедән, без Таҗетдин хәзрәтнең яшәеше һәм иҗатына карата кызыксыну уятабыз, аның турында белемнәребезне киңәйтәбез, икенчедән, районыбыз халкына зур галимнәребез, язучыларыбыз белән очрашу, алар белән якыннан аралашу мөмкинлеге тудырабыз.  Шушындый олуг шәхеснең моннан 3 гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе нәсел дәвамчылары өчен генә түгел, барлык зәйлеләр өчен зур горурлык. Барыгызга да бүгенге чарабызда нәтиҗәле эшчәнлек, Зәйдән бай тарихи һәм рухи азык туплап китүегезне телим. Киләчәктә дә әлеге мөһим башлангычны дәвам итеп, бергәләшеп, Ялчыгол исемен мәңгеләштерүгә тагын да зуррак өлешебезне кертергә язсын! – диде ул.

Ә  Нурия Хашимова зәйлеләрнең бу юнәлештәге эшен бөтен республикага үрнәк итеп куярлык диде.

“Таҗетдин Ялчыгол иҗатын, хезмәтләрен әле безгә өйрәнергә дә өйрәнергә, шуңа күрә бу конференция дәвамлы булсын”- дип белдерде ул.

– Ислам дине безне билгеле затларыбызны зурларга, кадерләргә чакыра. Ә Таҗетдин Ялчыгол исә төрле өлкәләрдә эшләгән мөкәмәл кеше. Без зәйлеләрнең мондый изге эшне алып баруларына сөенәбез. Үткәнен, ерак бабаларын белгән халыкның киләчәге дә бар аның. Таҗетдин Ялчыголның тәрбияви гыйлем бирүгә багышланган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Аның “Рисаләи газизә” китабы һәрберебезнең әхлакый тәрбия бирү чыганагы булган өстәл китабы булырга тиеш. Галимнең бу хезмәтен безнеңчә итеп язган, зур көч куйган зәйлеләрнең якташы, галим Хатыйп Миңнегуловка бу уңайдан рәхмәтебез чиксез , – дип саллы фикерен җиткерде Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Ә археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Зәй җирендә археологик казу эшләре алып барырга хыяллануы белән уртаклашты.

“Зәй ягы төбәге археологик эзләнүләр буенча бик аз өйрәнелгән төбәк. Биредә казу эшләре алып барган очракта бик тә кыймммәтле тарихи ядъкәрләргә юлыгасыбызга иманым камил. Бәлки ул эшләрне башкару мөмкин булса, Таҗетдин Ялчыгол һәм башка галимнәребез турында да тагын күп нәрсәләр белә алыр идек. Шәхсән үзем илле ел дәвамында археология белән шөгыльләнәм, Ә туган төбәгем әле минем өчен бу яктан ачылып бетмәгән сер булып кала. Хәзер без яшь археологларны республикабызның төрле районнарындагы тарихи урыннарга разведкага җибәрәбез. Әлбәттә, Зәй җире дә бу уңайдан аерым күз уңында тотыла”, – диде ул.

Фаяз Хуҗин  “Болгар мирасы хакында бәхәсләр” исемле чыгышында болгар бабаларыбызны башкортларның да үз бабалары дип санарга теләүләрен, моны исбат итәргә тырышуларын да сөйләде. Әмма тарихи чыганакларның бу уңайдан безнең яклы булуын белдерде.

Академигыбыз, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов үзе шәхсән Таҗетдин Ялчыгол иҗатын өйрәнгән, аның әсәрләрен тәрҗемә иткән кеше. Ул Зәйдә узучы фәнни-гамәли конференциядә дә беренче елдан ук катнашып, анда үз сүзен әйтеп килә.

–   Ялчыгол укулары Зәйдә элеккеге имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов башлангычы белән оештырылган иде. Таҗетдин Ялчыгол монда тумаса да, Зәй төбәгендә гомеренең зур өлешен яшәгән. Димәк, бүгенге күзлектән карап, тулы ышаныч белән, районда моннан унбер ел элек хәерле эшкә нигез салынган дип әйтә алабыз. Мин моның өчен оештыручыларга, район хакимиятенә рәхмәтле. Конференция Ялчыгол иҗатына битараф булмаганнарны яңадан-яңа эзләнүләргә рухландыра, ә бу бик мөһим. Шәхсән үземнең “Татарская литература и Восточная классика” дип исемләнгән китабым бар. Мин анда Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференция турында да бәян иттем. Чөнки мондый бөек шәхесләребезне белгәндә, аларны яшь буынга җиткергәндә генә безнең халкыбызның киләчәге бар, – дип сөйләде Хатыйп Йосыф улы.

“Ялчыгол һәм хәзерге татар шигърияте” темасы буенча сүз алган Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ исә бөек Тукаебызның Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрен укып илһамлануын ассызыклады. Әдипләребезнең Ялчыголга багышлап язылган шигырьләрен сөйләп рухландырды. Ә Татарстан фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов Коръән аятьләренә Таҗетдин Ялчыгол биргән аңлатмаларны мисал итеп китерде.

“Татарларның урта гасыр ахыры музыка культурасы һәм Ялчыгол мирасы” турында  фольклорчы-галим Геннадий Макаров кинәнеп сөйләде. Ул төрле борынгы уен коралларында да матур итеп уйнап та күрсәтте.

Соңыннан Таҗетдин Ялчыгол укуларын оештыруга зур өлеш кертүчеләр район башлыгы, татар телен саклауда нәтиҗәле хезмәт куючылар Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*