tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр-моңга гашыйк гаилә
Җыр-моңга гашыйк гаилә

Җыр-моңга гашыйк гаилә

Иске Кулаткы районында яшәүче Илдар һәм Галия Гиматдиновлар гаиләсе быел “Бөтен гаилә белән” дип исемләнгән бөтенроссия проектында җиңү бәхетенә иреште. Узган елда алар “Ел гаиләсе” өлкә конкурсының “Авыл гаиләсе” номинациясендә беренчелекне алган иде.

Гаилә башлыгы Илдар Ринат улы – 101 нче янгын-коткару частенең бүлек командиры. Ул – җыр-моңга гашыйк, иҗади кеше. Аның әтисе белән бабасы гомер буе тальян гармунда уйнаганнар һәм матур итеп җырлаганнар. Әлеге сәләт Илдарга да күчкән – менә утыз елдан артык инде ил, өлкә, район күләмендәге чараларда актив катнаша. Ә Галия Сәит кызы район телевидениесе диктор-тележурналисты, Радищево район телевидениесе баш мөхәррире, Буа драма театры артисты сыйфатында үзенең талантын күрсәтә. Ә инде авылга күченеп кайткач, Урта Терешка урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнашкан. Һәрбер шәхес осталыгын арттыру өстендә һәрдаим эшләргә тиеш, дип саный ул. Галия ханым кыска гына вакыт эчендә аш пешерүче һөнәрен үзләштерергә дә өлгергән. Талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы булырга тиеш – аның тормыш кредосы әнә шундый.

Уллары Илсаф – гаиләнең горурлыгы, 8 сыйныфта укый. Фоторәсеме иң яхшы укучылар почет тактасында урын алган. Мәктәптә һәм район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында актив катнаша. Өстәл теннисы белән мавыга. Илсаф татар телендә шигырьләр яза. Аның иҗат җимешләре Казан, район, өлкә газеталарында дөнья күргән. Ә кызлары Ясминә “Гөлшаян” дип аталган мәктәпкәчә группага йөри. Бик тә актив, иҗади кыз ул.

Гиматдиновлар гаиләсенең үз традицияләре бар. Алар якыннары һәм туганнары белән ел саен туй көнен һәм туган көннәрен билгеләп үтәләр. Җәен дә, кышын да табигать кочагында ял итәргә яраталар. “Авыл тормышы – ялкаулар өчен түгел”,- ди Илдар белән Галия. Бу гаилә умартачылык белән шөгыльләнә, сарыклар һәм казлар асрыйлар. Күптән түгел генә зур теплица ясап куйганнар, анда җиләк-җимешләр үстерәләр.

Гиматдиновлар – аралашучан, кунакчыл гаилә. Кадерле кунаклар өчен аларның ишекләре һәрвакыт ачык. Бер табын артына җыелу туганлык җепләрен ныгыта, кардәшлекне арттыра, ди бәхетле пар.

“Олы йөрәкле, киң күңелле булсаң, барысына да урын җитә”,- диләр Гиматдиновлар.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*