tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт үсештә
Һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт үсештә

Һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт үсештә

Мәктәп – һәркем өчен дә балачак һәм үсмер еллары истәлеге булып кала, еллар үзган саен тартым көче арта, аны сагынып килгән укучыларын олылап каршы ала: “Кая, күрен әле! Ничек яшәдең бу тормышта, укытучылар сиңа баглаган өметләрне аклый алдыңмы?” — дип, яратып һәм шул ук вакытта сынап карый сыман. Үзе дә замана белән бергә үсә, ныгый, илгә һәм олы буынга лаеклы алмаш әзерли. Мәктәп тә, укучылары һәм укытучылары кебек үк, һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт үсештә…

Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбенең укыту системасы районда гына түгел, өлкәбездә дә яхшылар рәтендә. Бу, әлбәттә, коллективның иҗади хезмәте, традицияләрне саклаган хәлдә укытуның инновацион формаларын уңышлы куллана белүе нәтиҗәсе. Галилеләр олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңеп килүче укучылары һәм укытучылары белән горурланалар.

Күптән түгел генә авыл халкы, укучылар, укытучылар коллективы һәм ветераннар мәктәпнең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше Россия гимны белән башланды һәм беренче сүз мәктәп директоры Фидаил Мәҗит улы Маннановка бирелде.

– Мин Гали авылы мәктәбендә укуым һәм эшләвем белән бик горурланам. Шушы классларда укып, бүген бәйрәмгә килгән ветеран укытучылардан ныклы белем һәм тәрбия алырга насыйп булды. Укыткан укытучыларым да һәрберсе күз алдымда. Хәтерлим: мәктәпнең 100 еллык юбилеен уздырганда 120 еллыгына тагын да зуррак уңышлар белән килергә сүз биргән идек. Һәм менә шушы көн дә килеп җитте. Юбилей тантанасына килгән кунакларны, укытучылар коллективын, ветераннарны, укучыларны юбилей уңаеннан кайнар котлыйм. Зур юбилей безгә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Мәктәп гасырлар буе тоткан кыйбласын югалтмасын, бу диварларда кыңгырау тавышы беркайчан да тынмасын, — дип сөйләде Фидаил әфәнде.

Чараны башыннан ахырына кадәр педагоглар Фирдәүсә Йосыпова һәм Равил Искәндәров алып бардылар. Алар башта тамашачыларны килгән кунаклар белән дә таныштырдылар — Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, Похвистнево район вәкилләре җыелышы рәисе Татьяна Самойлова, Өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының төньяк-көнчыгыш идарәсе җитәкчесе Александр Каврын, Похвистнево мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Аверина, Татарстан республикасы Мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, район мәктәпләре директорлары, Гали авылы эшкуарлары, мактаулы хезмәткәрләр, укучылар һәм ата-аналар…

Юрий Федорович Рябов укытучылар коллективын һәм укучыларны мәктәпнең 120 еллыгы уңаеннан котлап: “Киләчәктә дә Гали мәктәбе районыбызның, авылыбызның горурлыгы булып, белем һәм тәрбия бирү миссиясен лаеклы дәвам итәр дип ышанам”, — дип иң изге теләкләрен җиткерде һәм педагогларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу бүләккә мәктәп директоры Фидаил Маннанов, инглиз теле укытучысы Фәния Мөхәммәдиева, обществознание укытучысы Раилә Мортазина, география укытучысы Рәйхан Нуриева, технология укытучысы Халит Шаһиев, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Шиһапова, техник хезмәткәр Зөлфия Жумабаева лаек булдылар.

Өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының төньяк-көнчыгыш идарәсе җитәкчесе Александр Каврын да, котлау сүзләрен җиткергәннән соң, Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары белән башлангыч сыйныф укытучысы Раилә Маннанованы, химия укытучысы Рушания Манашеваны, тарих укытучысы Фирдәүсә Йосыпованы, физика укытучысы Владимир Фогельне, физкультура укытучысы Равил Искәндәровны, «Елмаю» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Маннанованы бүләкләде.

Похвистнево районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Аверина да күпьеллык хезмәтләре өчен педагоглар Надежда Иванова, Гүзәл Гөзәерова, Светлана Ванюшина, Гөлия Зәбирова, китапханәче Әлфия Муллакаеваны һәм бер төркем «Елмаю» балалар бакчасы тәрбиячеләрен бүләкләде.

Татарстан вәкилләре дә гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Раилә Маннанова, Гөлчәчәк Таҗетдинова, Әлфирә Гайнанова, Ләйлә Гөзәерова; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Мөхәммәтова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Сәйфетдинова; Рәхмәт хаты белән ветеран укытучылар Кәүсәр Шәйхетдинова, Зөлфим Асылгәрәева, Нәфия Муллабаева, София Сәлимова бүләкләнделәр. Ихлас котлау сүзләре белән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та чыгыш ясады.Тантаналы, җылы юбилей кичәсе мәктәп укучылары, авылның үзешчән сәнгать коллективы чыгышы белән үрелеп барды.

Чарада мәктәп тарихына да аерым урын бирелде. 1904 елда төзелгән яңа мәдрәсәдә Коръән сүрәләре белән беррәттән рус теле дәресләре дә укытыла башлый. 1918 елда мәктәп дөньяви мәктәпкә әверелә – биредә башлангыч Совет мәктәбе ачыла, укытучылар булып Мөкәрим Фәйрушин һәм Миргасыйм Гайнуллин эшлиләр. 1929 елда пионер оешмасына кергән беренче укучылар София Кабаева, Назыйм Салихов, Хаҗиәхмәт Муллакаев, Газиз Кабаев, Саниәхмәт Муллакаев соңрак комсомолга да керәләр.

1930 елда башлангыч мәктәп янына тагын бер агач бина төзелә, һәм 1932 елда Гали авылында җидееллык мәктәп эшли башлый. Ирле-хатынлы Лотфрахман һәм Зәкия Риязовлар беренче укытучылар булалар. Берничә укучы — София Кабаева, Сәгыйть Садриев, Гыйзам Гыйлаҗев, Мәрьям Латыйпова җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Богырысланда укытучылар әзерләү курсларында да укып, туган авылларына укытучылар булып кайталар.

Мәктәптә тормыш кайнап тора. Пионер, комсомол, партия ячейкасы оеша. Укытучылар халык арасында грамотасызлыкны бетерү өстендә эшлиләр, өйләрдә, колхоз бригадларында докладлар белән чыгыш ясыйлар, һәр класста иллешәр бала укыталар.

Бөек Ватан сугышы башланганның беренче көненнән үк ир җенесендәге укытучылар сугышка китеп бетәләр, мәктәп директоры Якуб Сәйфи улы Фәткуллин да фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Укучылар һәм укытучылар колхоз эшләрендә катнашалар, укуны да ташламыйлар. Ничек кенә авыр булмасын, укытучылар салкын мәктәпләрдә ач балаларны укыталар, шундый шартларда да киләчәк якты тормышка өмет уята алалар… Ул чор ветераннарының күбесе дөньяда юк инде. Ләкин хәзерге буын кешеләре аларның хезмәт батырлыгын онытмый. Сугыш тәмамлангач, мәктәп коллективына яңа кадрлар килә, ул вакытта мәктәп директоры булып Сөләйман Хәлил улы Таһиров эшли.

1974 елда Гали белән Рысайкино авыллары арасында 3 катлы мәктәп төзелә. 36 укытучы эшләгән мәктәп директоры итеп Юныс Әбугали улы Шаһгалиев билгеләнә.

1991 — 1993 елларда мәктәпне София Гайфетдин кы¬зы Баһаутдинова җитәкли, 1994 елда бу вазифага Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаев билгеләнә. Аның кулы астында укытучылар 24 ел буе эшлиләр. Нәкъ Мөхтәр Исламнур улы җитәкчелек иткән чорда Гали мәктәбе районда сыйфатлы белем бирү өлгесе булып таныла, иң яхшы мәктәпләр рәтенә керә. Мөхтәр Исламнурович 40 ел гомерен педагогик хезмәткә багышлый.

…Юбилей тантанасында ветеран-укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә күп иде. Күбесе мәгариф системасында 30 — 40 ел эшләп пенсиягә чыкканнар. Юбилейга Әлфия Абдулова, Илсөяр Әмирова, Зөлфим Асылгәрәева, Хәния Баһаутдинова, Гөлфия Маннанова, Нәфия Муллабаева, София Сәлимова, Нәсимә Сафиуллина, Мәрьям Хәмитова, Наилә Шәвәлиева, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Кәүсәр Шәйхетдинова, Александр Кутмелев, Сара Газуллина, Фәния Мөхәммәдиева, Гөлия Мөхәммәтова, Рәйхан Нуриева, Наилә Әсәдуллина, Зөлфия Гайнуллина, София Гәрәева, Дания Мортазина, Фәния Маннанова, Суфия Нуриева, Гөлсирә Муратова килгәннәр иде. Ә менә Зөлия Маннанова, Зоя Исаева, Гамира Баһаутдинова, София Баһаутдинова залда күренмәделәр. Алар барысы да алкышлар астында истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Үз чиратларында ветераннар да, рәхмәтләрен әйтеп, истәлекләр белән дә уртаклаштылар.

София Габделҗәгъфәр кызы Сәлимова, беренче чыгарылыш укучысы, ветеран укытучы:

— Бүгенге бәйрәмгә килгән кунакларны укытучылар һәм укучылар зурлап каршы алдылар. Мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Ул заманча җиһазландырылган. Музейдан чыгасы да килми, андагы истәлекле фотоларны, материалларны карап туймаслык. Үзебез укыган класс бүлмәсенең танымаслык булып үзгәрүе дә күңелебезне йомшартты, күзләребезгә яшьләр килде. Ни генә юк хәзер монда! Шахмат-шашка, бию түгәрәкләре өчен аерым бүлмәләр, спорт залы, диварларда мәктәп һәм авыл тарихын тасвирлаган стендлар эленгән. Без укыганда да мәктәбебездә рәхәт иде. Ә шулай да хәзер ул бөтенләй башка, зәвыклы һәм заманча мәктәпкә әверелгән.

Илсөяр Сәлих кызы Әмирова:

— 1973 елда Подбельск педучилищесын тәмамлап, иптәш кызым Асия Вәлиуллина белән Гали авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучылары булып эшкә килдек. Безне мәктәп директоры Юныс Әбугали улы һәм Флюра апа каршы алдылар, фатирга урнаштырдылар, бик күп ярдәм иттеләр, урыннары җәннәттә булсын. Олы рәхмәтемне Фәрит абый Манашев белән Нәсимә апага да әйтәсем килә.

Миңа 2нче сыйныфны бирделәр. Рус авылында туып-үскән, рус мәктәбендә укыган булсам да, татарча сөйләшә белә идем. Юныс абый: “Авылда калачаксың, татар теле дәресләрен үзең алып барачаксың, телне өйрән!” — диде. Әдәби телне өйрәнү җиңел булмады. Дәрес конспектын русча язып, Җәмилә апа Мамышевага киләм. Ул текстны татарчага тәрҗемә итәргә булыша.

1980 — 1981 уку елында Мәскәүдән тикшерү килде. Нәтиҗәсе буенча мине Мәскәүгә, Мәгариф министрлыгы коллегиясенә чакырдылар. Тәҗрибәм буенча чыгыш ясадым. “Мәгариф отличнигы” значогы белән бүләкләделәр. Куйбышев укытучылар квалификациясен күтәрү институты хезмәткәре мәрхүм Закир Шакир улы Нуретдинов докладны төзүдә ярдәм иткән иде.

Мәктәптә 45 ел эшләп пенсиягә чыктым. 2023 елда Гали авылына килүемә 50 ел тулды. Ул күптән инде минем туган авылыма әверелде.

Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы Шәйхетдинова:

— Авылымда туып-үстем, мәктәбемдә белем алдым, 42 ел педагог стажым бар. 30 елдан артык мәктәп ди-ректорының тәрбия эше буенча урынбасары булып эш¬ләдем, математика укыттым. Укытучылар белән дус булдык, киңәшеп, ярдәмләшеп эшләдек. Тормышымның авыр чорларында коллективым күп ярдәм итте, Аллаһының рәхмәте яусын. Лаеклы ялда булсам да, йөрәгем, күңелем сезнең бе¬ән..
.
…Гали урта мәктәбе белемле, тәрбияле, илебез өчен бик күп файда китергән һөнәр ияләре әзерләде. Алар арасында фән эшлеклеләре дә, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр, юристлар, зур-зур хуҗалыклар, оешма җитәкчеләре, алдынгы игенчеләр һәм терлекчеләр, завод һәм фабрика эшчеләре шактый. Соңгы 50 елда мәктәп 1487 бала укытып олы тормыш юлына озатты шуларның 53се — медалистлар. Ә күпме ир-егетләребез локаль конфликтларда, хәрби операциядә Ватаныбызны саклыйлар!

…Укытучы. Мәктәп. Кайсы гына чорны алсак та, бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз, гел янәшә. Бәйрәм кичәсен дәвам итеп сәхнәгә хәзерге вакытта балаларга белем, тәрбия биргән укытучылар чакырылды һәм зурланды. Шулай ук мәктәп иганәчеләре дә яхшы сүз белән искә алынды.

Бүгенге балалар зур һәм якты, заман таләпләренә туры килгән мәктәптә укыйлар. Бу Гали авылы эшкуары Дания Әсхәт кызы Тулованың тырышлыгы һәм риясыз матди ярдәме белән эшләнгән бик зур эш. Аңа аерым рәхмәтләр әйтелде. Шулай ук башка иганәчеләргә – Рамил Мостафин, Равил Мостафин, Мөдәррис Латыйпов, Халит Йосыпов, Камил Исхаков, Радик Сафиуллин, Рафаэль Галимуллин, Равил Галимуллин, Рәфгать Исхаков, Сәйфулла Маннанов, Мөсифулла Сәяров, Наил Баһаутдинов, Ринат Мортазин, Наил Галимуллин, Кәү¬сәр Латыйпова, Наилә Кыяметдинова һәм Алсу Сафиуллинага рәхмәт сүзләре әйтелде.

…Менә шулай, шаулап-гөрләп, Гали мәктәбенең 120 еллык юбилей кичәсе ахырына якынлашты. Мәктәп киләчәктә дә укучыларны укытып-тәрбияләп, зур тормыш юлына озатуын дәвам итсен иде. Чөнки авыл мәктәбе ул — тел һәм милләт сакчысы, буыннар бәйләнешен булдыручы. Авыл мәктәбенә йөз белән борылганда гына телебез сакланыр, милли мәгариф үсешкә ирешер, ил күләмендә үзенең лаеклы урынын алыр, дип ышанабыз!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*