tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Илназ Баһ: “Гаилә йөрәге – хатын-кыз”

ВИДЕО: Илназ Баһ: “Гаилә йөрәге – хатын-кыз”

“Дөнья” студиясендә кунакта Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова.

Алар гаиләсе бүген күпләрдә соклану тудыра. “Менә ичмасам үрнәк гаилә”,-дип мактыйлар Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисоваларны өч уллары белән сәхнәгә чыгып басуга. Балалар да, әтиләре дә менә дигән итеп уен коралларында уйный, җырлыйлар да. XXI гасырда татар гаиләсе менә шундый булырга тиеш тә. Әти-әни иҗатка да, бала тәрбияләүгә дә вакыт таба. Барсына да ничек өлгерешкәннәрен үзләре генә белә, әлбәттә. Ләкин балаларга тәрбияне сабый чактан бирмәсәң, алар үскәч инде тәрбияләдең ни дә, тәрбияләмәдең ни.  Популяр җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова белән әңгәмә барышында аларның иҗатлары һәм гаиләдәге уңышлар һәм мәшәкатьләр хакында сөйләштек. балалар тәрбиясендә үрнәк итеп алырлык мисаллар бар. Тапшыруны рәхим итеп карагыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*