tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск өлкәсендә “Балта бәйрәме” XV Халыкара халык һөнәрләре фестивале уза
Томск өлкәсендә “Балта бәйрәме” XV Халыкара халык һөнәрләре фестивале уза

Томск өлкәсендә “Балта бәйрәме” XV Халыкара халык һөнәрләре фестивале уза

17-24 августта Томск районы Зоркальцево авылында “Околица” табигый паркында “Балта бәйрәме” XV Халыкара халык һөнәрләре фестивале узачак. Бүген, 22 августта, чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Фестиваль кысаларында агач кисүчеләр, чүлмәк һәм керамик эш осталары, каен җыючылар конкурслары, шулай ук тимерчеләр бәйгесе уза. Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән осталар эшләнмәләрне реаль вакыт режимында иҗат итә. Фестиваль кысаларында шулай ук Татар ишегалды да эшли.

Фестиваль, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән осталарны берләштереп, мәдәни тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әверелә. Һәр катнашучы үз эшенә җирле мәдәният һәм гореф-гадәтләр элементларын кертә, бу уникаль атмосфера булдырырга һәм һәр бәйгене яңа идеяләр һәм техникалар белән баетырга мөмкинлек бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*