tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Таң” редакциясе коллективы бәйрәм белән котлый
“Таң” редакциясе коллективы бәйрәм белән котлый

“Таң” редакциясе коллективы бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле Татарстан халкы!

Сезне зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлыйбыз!

Бүген Татарстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Ул елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара. Биредә төп кыйммәтләр – туган телебез байлыгы, мәдәният, рухи хәзинәләр, милли үзенчәлекләр, гореф-гадәтләр саклана.

Пермь краеның Барда округы күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Сез безгә һәрвакыт ярдәм итәсез, татар милләтен берләштерүче зур чараларны бергәләп оештырабыз. Алга таба да дуслык күпере нык булыр дип ышанабыз.

Чын күңелдән республиканың чәчәк атуын, тарихка яна ачышлар һәм искиткеч вакыйгалар белән язылуын, татарстанлыларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, республика үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телибез!

Ихтирам белән Пермь крае Барда районының “Таң” редакциясе коллективы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*