tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бишесенә 55 мең агач утырткан Шәйхәйдаровлар гаиләсе

ВИДЕО: Бишесенә 55 мең агач утырткан Шәйхәйдаровлар гаиләсе

Кама Тамагы районында Татарстанның Бөтенроссия «Ел гаиләсе» конкурсында җиңгән Шәйхәйдаровлар гомер итә. Ил буенча, 400гә якын пар арасында – “Авыл гаиләсе” номинациясендә алар беренче була. Бу бик кызыклы гаилә. 17 ел элек, шәһәрдә өйләнешеп, авылга күченеп кайталар. 5 балалары бар.

Без аларны төшерер өчен 2 атна көттек. Чөнки Шәйхәйдаровларның урак өсте. Көз якынлашуга алар агач утырта башлый. Хәзер 55 мең төп үстерәләр. Бүген табигать кочагына, файдалы эшкә бөтен район халкын алып чыктылар. Минем шигем юк, тагын берничә елдан алар әле Республика күләм акция дә уздырыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*