tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләки авылы мәчете зур үзгәрешләр кичергән
Дәүләки авылы мәчете зур үзгәрешләр кичергән

Дәүләки авылы мәчете зур үзгәрешләр кичергән

Ничәмә еллар авылга иман нуры тараткан Аллаһ йортын матурлау, яңарту теләге белән янган мәчет картлары җыелып киңәшләшкәннән соң, авыл халкына, читтә яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. Һәм аларның ярдәме белән мәчет торган саен төзекләнүен дәвам итә.

Бердәм авыл халкы мәчетне матурлау, яңарту эшләренә керешкән.
-Авылның мәчетен бар кеше сокланырлык, үрнәк Аллаһ йорты итәсебез килде. Авыл халкының зур көче керде. Төрле ремонт эшләре башкарылды. Матурлыктан күз туймый. Тирә-юненә матур чәчәкләр дә алып кайтып утырттык. 200 төп чәчәк белән бизәдек. Мәчет янында үскән чәчәкләр һәр таҗ яфрагы саен зикер әйтеп торсыннар, – ди Роза апа Габбазова.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, иң элек мәчетнең тышына күз төшә. Бина ачык яшел төс белән матур итеп тышланган. Ишегалдына пөхтә һәм җыйнак итеп брусчатка җәелгән. Соңгы вакытта тагын бер яңалык: мәчет манарасына һәм тирәсенә заманча утлар куелган. Шулай ук бинаның эче дә күркәмләнеп киткән. Яңа мөселманча келәмнәр җәелгән, челтәрләр эленгән. Мәчет эчендә җиһазлар да арткан. Яңа гына суыткыч алып куелган.

-Авылдашлар, читтә яшәүче якташлар ярдәме белән күп эшләр башкардык. Аларның зур көче керде. Уртак тырышлык белән эшләдек. Һәркем хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты. Эш кораллары белән килеп бер көн эчендә идәннәрне тигезләп, кысып, яңа келәмнәр дә җәйдек. Кичке намазны шул көнне үк чиста-пөхтә мәчеттә укыдык. Наил Мифтахов ярдәме белән мәчет тышланды, җылытылды. Аңа зур рәхмәт әйтәсе килә. Изгеләр зиратын төзекләндерүне дә ул үз өстенә алды. Күптән түгел генә мәчет тирәсен яктыртуга ярдәм итте. Үз хисабыннан яктырткычлар куйдырды. Тагын да матурлау уе белән авыл халкына мөрәҗәгать белән чыккач, бар да изге эшкә кушылды. Бер атна эчендә мәчет каршына брусчатка җәерлек матди ярдәм кабул иттек. Авылдан китеп Мәскәүдә, Казанда яшәүчеләр дә зур ярдәм итте. Халыкка зур рәхмәт, – ди мәчетнең имамы, дин өлкәсендә бөтен җанын, күңелен биреп эшләүче, халыкны дингә тартуда көч куючы Ильяс хәзрәт Габбазов.

Дәүләкидән күп кенә батыр ир-егетләр махсус хәрби операциядә катнаша. Алар авыл яңалыклары белән даими танышып бара. Иң горурландырган – егетләр дә мәчет эшләренә үз өлешләрен керткән.
-Муса Шәйдуллин да мәчет өчен акча күчерде. Изге гамәлен кабул итеп, без дә егетләрнең исән-имин кайтуларын теләп һәр көн догалар кылабыз, алар безнең йөрәк түрендә, – ди Ильяс хәзрәт.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*