tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәcьәлә һәм матбугат
Милли мәcьәлә һәм матбугат

Милли мәcьәлә һәм матбугат

Мәркәзебез Казанда милли телләрдәге массакүләм мәгълүмат чараларының 10 нчы Бөтенроссия форумы узды. Республиканың “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан оештырылган мәртәбәле форумда Россиянең 33 төбәгеннән килгән журналистлар катнашты. Форумга “Өмет” һәм “Күмәк көч” газеталарының баш редакторлары да чакырулы иде.

Быел инде унынчы тапкыр үткәрелгән форумның беренче көнендә безгә Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән танышырга насыйп итте. Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган әлеге кунакчыл йортта барлык милләт вәкилләренең дә милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Закон нигезендә теркәлгән һәрбер автономиянең һәм милли җәмгыятьнең җылы, якты, иркен үз бүлмәсе бар. Күргәзмәләр оештыру, концертлар, очрашулар үткәрү, балаларга хореография белән шөгыльләнү өчен аерым заллар булдырылган. Шулай ук күп милләтле якшәмбе мәктәбе уңышлы гына эшләп килә. Биредә 25 милләт вәкилләре – төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар үзләренең ана телен өйрәнәләр. Укытучыларга хезмәт хакын муниципалитет – мәктәпләр түли.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров мәдәният учагы буенча экскурсия үткәрде. Татарстан рәссамнарының Республика көненә багышланган иҗат җимешләре күргәзмәсе, ассамблеянең мәгълүмат үзәге һәм интернет челтәрендәге порталы, социаль челтәрләрдә эшләү тәҗрибәсе, ике айга бер тапкыр чыгып килүче “Наш дом Татарстан” журналы матбугат чараларында милли мәсьәләне яктыртучы каләм ияләрендә зур кызыксыну һәм соклану тудырды. Татарстан халыклары ассамблеясенең күпкырлы эшчәнлеге күп регионнар өчен үрнәк булырлык, диде алар.

Форумның пленар утырышы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның конференц-залында узды.

“Бүген милли мәсьәлә – куркыныч зонада. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр проблемасы барыбызны да борчый. Илебез дошманнары Россиядә милләтара конфликтлар китереп чыгару максатында зур тырышлык куялар. Соңгы елларда илдән качып китүчеләр дә бу эшкә үз өлешен кертә. Шуңа күрә хәзер журналистларга мәгълүмат кырын саклау һәм яклау миссиясе йөкләнә”,- диде “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, форум кунакларын сәламләп.

Ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин журналистларга үзенең киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

“Власть органнары массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка эшли алмый. Матбугат халык белән тыгыз элемтәдә тора, гомуммилли бердәмлекне ныгытуга, милли һәм милли-мәдәни күп төрлелекне саклап калуга зур өлеш кертә. Әлеге форум 2005 елдан бирле үткәрелә. Һәркайсында 30дан артык төбәкнең милли һәм махсуслаштырылган мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм баш редакторлары катнаша. Каләм ияләре милли сәясәтне яктырту тәҗрибәсе белән уртаклаша, журналистлык осталыгын камилләштерә”,- диде парламент спикеры.

Ул Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру юллары, төбәктә милләтара һәм конфессияра тынычлык, халыклар арасында татулык хөкем сөрүе турында сөйләде. Мөхәммәтшин журналистларны массакүләм мәгълүмат чараларын халыкка этномәдәни белем бирү инструменты буларак активрак кулланырга өндәде.

Бүген Россия матбугат чаралары безгә дустанә мөнәсәбәттә булмаган Көнбатыш илләренең информацион атакаларына каршы тору белән шөгыльләнергә мәҗбүр, дип саный Федерация Советының регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру буенча комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев.

“Көнбатыш Россиянең стратегик яктан җиңелүенә ирешү өчен бөтен көчен куя. Шул ук вакытта аларның үзләрендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр, гаилә институты дигән нәрсә бөтенләй юкка чыгып бара, бер җенесле никахларны һәм хәтта балаларның җенесен алмаштыруны пропагандалыйлар. Шушы көннәрдә генә Павел Дуровны кулга алдылар, биредә шулай ук сәяси төсмер сизелә”,- диде ул.

Информацион сугыш шартларында Россияне эчке яктан таркату омтылышы дәвам итә. Ялган милли структуралар булдыралар, янәсе алар илебез халыкларының мәнфәгатьләрен якларга әзер. Чынлыкта, әлеге структураларга Туган илен күптән инде ташлап киткән һәм милләтчелек, радикаль карашлары өчен гаепләнүче вәкилләр керә, дип белдерде Терентьев.

“Аларның төп бурычы Россиядәге ситуацияне эчтән кузгатып җибәрүдән гыйбарәт. Мондый омтылышлар безнең өчен яңалык түгел һәм алар, һичшиксез, уңышсызлыкка дучар булачак. Россия халыклары милли лидерыбыз Владимир Путин тирәсенә туплана һәм үз цивилизациясе кыйммәтләрен ахыргача якларга әзер”,- диде ул.

Ә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов милли телләрдәге матбугат чараларына власть органнары тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиешлеген ассызыклады.

“Берничә ел элек без комитет утырышында милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүдә матбугат чараларының роле турында фикер алышкан идек. Көзге сессиядә бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга кирәк дип саныйм. Власть органнары милли телләрдәге матбугат чараларына ярдәм күрсәтергә тиеш, менә шул мәсьәлә көн тәртибенә куелачак”,- диде Илдар Ирек улы.

РФнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге коллективлы Көнбатыш белән илдән качып китүчеләрнең информацион кырны бозып күрсәтүләре турында ачынып сөйләде.

“Мәгълүмат кырын планлы рәвештә бозып күрсәтү бара. Кызганычка, илдән качып китүчеләр кыска гына вакыт эчендә милләтара мөнәсәбәтләр сферасындагы зур тарихчыларга әверелделәр. Алар илебез эчендә милләтара конфликтлар китереп чыгару максатында тарихта булган тискәре моментларны эзләп табып, видеохостинглар аркылы тараталар”,- диде ул.

Бүген яшьләр аудиториясе Россия халыклары тарихына бәйле контент белән аеруча кызыксына, милли матбугат чаралары алдында шул юнәлештә эшләү бурычы тора, дип өстәде Лянге.

Маргарита ханым журналистларга блогерлар белән дә эшләргә киңәш итте. Соңгы елда безнең илдә милли тематика белән эшләүче 100дән артык блогер пәйда булган.

Россиядәге милләтара тынычлык һәм татулык коллективлы Көнбатыш тарафыннан күп санлы атакаларга тотыла. Әлеге шартларда милли телләрдәге СМИлар дөрес булмаган мәгълүматны фаш итүче төп фильтрга әверелергә тиеш, дип белдерде “Диалог” оешмасы генераль директоры Владимир Табак.

“Күптән түгел Россия Президенты администрациясендә киләсе алты елның төп куркынычлары турында фикер алыштык. Милләтара һәм конфессияра конфликтлар – төп куркынычларның берсе. Информацион фон һәм фаҗигале вакыйгалар моңа дәлил. Болар барысы да оппонентларыбызның эш-гамәлләре нәтиҗәсе”,- дип ассызыклады ул.

Фейклар таралуына юл куймас өчен милли телләрдәге СМИлар бу мәсьәләдә бик тә сак эш итәргә, игътибарлы булырга тиеш, дип өстәде Табак.

“Матбугат чаралары алдында мәгълүматны фильтр аша үткәрү бурычы тора. Без сезгә бик тә өметләнәбез, чөнки ел саен күп санлы дөрес булмаган мәгълүмат таратыла, еш кына алар милли мәсьәләләргә кагыла”,- дип йомгаклады ул.

Форумның пленар утырышында “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Хәзерге катлаулы вәзгыятьтә – махсус хәрби операция барган вакытта милләтара тынычлыкны, татулыкны саклап калу аеруча кирәк булган мәлдә без халыкка ана телебездә дөрес мәгълүматны җиткерәбез.

Беркемгә дә сер түгел: чит төбәкләрдәге газеталарның тиражлары кими. Безнең тиражларыбызны телнең бетүе генә түгел, почта да бетерә. Безне барыбызны да бер проблема – милли телләрдәге мәгълүмат чараларын саклап калу мәсьәләсе борчый”,-диде ул.

Пленар утырыштан соң каләм ияләрен Россия регионнарының эчке һәм тышкы сәясәте темасына семинар көтә иде.

Казан федераль университетының кафедра мөдире Андрей Большаков милли-дини тотрыклылык булдыру проблемасына карата ике юнәлешне – этнодини сәясәтне (ул федераль үзәк һәм регионнар карамагында) һәм миграция сәясәтен (бары тик федераль үзәк карамагында) билгеләде.

“Россия Федерациясе этнодини бердәмлеккә күптән иреште инде”,- дип саный политолог.

Галим фикеренчә, илдә милли-дини бердәмлек Россия территориясендә даими яшәүче халыклар тырышлыгы аркасында ныгый бара. Мигрантларга килгәндә, безнең илдә аларга карата юридик яктан дөрес булган билгеләмә әлегә юк, ди Большаков.

Парадипломатия – Россия төбәкләренең тышкы сәясәтендә төп факторларның берсе. Бүген аларның барысы да диярлек халыкара элемтәләр урнаштыру белән мәшгуль.

“Парадипломатия – позитивлы, ягъни кирәкле тематика. Ул безгә матур итеп яшәргә һәм яңа союзниклар, сәүдә партнерлары табарга ярдәм итә”,- дип белдерде Большаков.

Ә РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның җаваплы сәркатибе Андрей Худолеев информацион сугышларның этнодини үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде.

“Журналистлар (аеруча да журналист булмаучылар) арасында, хәзер бөтен нәрсә дә социаль челтәрләрдә бар, дип ялгыш фикер йөртүчеләр бар. Күзгә карап алдыйлар”,- дип сүзен башлады Худолеев.

Соңгы вакытта законга каршы килгән контент булдыру максатында мәгълүмат ресурсларын сатып алу тенденциясе күзәтелә.

“Затлы гына кешеләр телеграм-каналда үз ресурсларын яки мөстәкыйль мәгълүмат мәйданчыгын булдыра. Әйбәт һәм дөрес әйберләр турында язалар. Игътибар белән карасаң, аларның ипотекасы бар икән. Озак та үтми, ипотеканы капларлык суммага каналны сатып җибәрәләр”,- дип тасвирлады Худолеев манипуляцияләр ясау схемасын.

“Кайсы халыкның СССР геройлары күбрәк” темасы – халыкны кузгатып җибәрүнең тагын бер ысулы.

“Соңгы вакытта Бөек Җиңү юбилеен милли квартирларга бүлгәләү омтылышы күзәтелә башлады”,- дип саный Худолеев.

Галимнең беркайчан да ишетелмәгән ингерманландлылар (украиннар уйлап тапкан шундый этнос – милләт тә бар икән) турында сөйләве каләм ияләре өчен көтелмәгән хәл булды.

“Мәкалә язганда, тапшыру әзерләгәндә һәрбер фактны, аеруча да тарихка кагылышлы фактларны җентекләп тикшерергә кирәк. Ә тикшерү осталыгы тормыш тәҗрибәсе белән бергә килә”,- дип белдерде Андрей Худолеев.

Унынчы юбилейлы форум фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитованың боз шоусын тамаша кылу һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*