tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутия (Саха) Республикасына килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутия (Саха) Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутия (Саха) Республикасына килде

Бүген, 17 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутия (Саха) Республикасына килде. Биредә аны Саха (Якутия) Республикасының “Туган Як” татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы әгъзалары Анатолий Михайлов, Марат Гайнуллин һәм Айдар Волков, милли хәрәкәт ветераны, күп кенә республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты Таһир Хәсән улы Хөсәенов каршы алды.

В.Г.Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, Таһир Хәсән улының күптәнге хыялын тормышка ашырып, тальян гармун бүләк итте.

Эш сәфәренең программасы үз эченә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, якут совет әдәбиятына нигез салучы Платон Алексеевич Ойунский һәм Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салуны ала.

Шулай ук биредә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы һәм милли бәйрәм уздыру мәйданчыкларын карау булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*