tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар автономиясе беренчелекне алды
Татар автономиясе беренчелекне алды

Татар автономиясе беренчелекне алды

Шәһәр көнендә Ульяновскиның “Симбирск” стадионында милли иҗтимагый берләшмәләр арасында “Содружество” дип аталган 9 нчы спорт уеннары узды.

“Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылган спорт бәйгесендә милли-мәдәни автономияләр һәм җәмгыятьләр командалары катнашты. Аларны Ульяновск шәһәр хакимиятенең физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы урынбасары Л.Гизатуллина, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты К.Анохин һәм шәһәр Думасы депутаты, Губернаторның спорт буенча киңәшчесе Д.Сабуров сәламләде.

“Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе командасы әлеге спорт уеннарында ел саен актив катнаша. Автономия президиумы һәм өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Җәмил Хайруллов бу максатта зур көч һәм тырышлык куя. Оешмабыз данын яклаган өчен без аңа чиксез рәхмәтлебез. Татар автономиясе командасы быел да сынатмады – төрле ярышларда осталыгын күрсәтеп, беренчелекне алды. Егетләргә, афәриннәр, дип әйтәсе килә. Гомумән, татар егетләре һәм кызлары спортның барлык төрләрендә дә алдынгылыкны беркемгә дә бирмиләр”,- ди өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*