tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызранның Фәйзулла мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте
Сызранның Фәйзулла мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте

Сызранның Фәйзулла мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте

Сызран шәһәренең  Фәйзулла  мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте.

Мәүлид ае — изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлләм туган. Барлык мөселман дөньясы аны зурлап искә ала, мәчетләрдә Мәулид бәйрәмнәре уза. Фәйзулла мәчетендә дә бертөркем дин кардәшләр, «Ак калфак»лылар белән берлектә жыелып, әлеге бәйрәмне зурлап уздырдык.

Бар табын бергәләп салаватлар әйтте. Түгәрәк өстәл артында утыручы, тәмле ризыклар пешереп килгән хатын-кызларыбыз  үзләренең бер-берсенә ярдәмчел булуларына чиксез сөенеч белдерделәр.

Соңыннан Фәйзулла мәчетенең имамы Тәүфыйк хәзрәтебез Коръән сурәләре укып,  барча бездән дога өмет итүче туганнарыбыз рухына дога кылды.

Бер-беребезгә исәнлек-саулык, дөньяларның имин булуын, алдагы Мәүлид бәйрәмнәрендә дә күрешүләребезне теләп таралыштык.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*