tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ХІІІ Якупов укулары» региональ фәнни-практик конференциясе узды
«ХІІІ Якупов укулары» региональ фәнни-практик конференциясе узды

«ХІІІ Якупов укулары» региональ фәнни-практик конференциясе узды

Бүген, 19 сентябрь көнне, «ХІІІ Якупов укулары» региональ фәнни-практик конференциясе узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды.

Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә. Якупов укуларында зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТКның Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләде.

Биредә танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашты, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*