tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар балалар театр студиясенең алтынчы төркеме эшли башлаячак
«Апуш» татар балалар театр студиясенең алтынчы төркеме эшли башлаячак

«Апуш» татар балалар театр студиясенең алтынчы төркеме эшли башлаячак

«Апуш» татар балалар театр студиясе тагын да киңәя: Дәрвишләр бистәсендә студиянең алтынчы төркеме эшли башлаячак. Шул уңайдан, әлеге төркемгә кичә кастинг узды. Аның нәтиҗәләре буенча 8-15 яшьлек 21 мәктәп укучысы сайлап алынды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, алар жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде. Катнашучыларның сәләтләрен режиссёр, педагог Резедә Гарипова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Гөлнара Байназарова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйльметдинова һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.

«Кичә искиткеч көн булды! Берсеннән берсе уникаль, сөйкемле, талантлы, ихлас сабыйлар! Студиягә эләккән Һәр баланың күңел төпкелендә даһилык яшеренгән. Аны эзләп табып, баланың табигать тарафыннан бирелгəн сəлəтен үстереп, иҗади шəхес итеп тəрбиялəү – безнең төп вазифабыз. Чөнки, талантлы яшьлəр – киләчәкнең зур байлыгы!», – диде Резедә Гарипова.

Кастингны уңышлы узган балалар Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Профессионал остазлар барлык дәресләрне дә татар телендә алып барачак.

Кастингның нәтиҗәләре белән Вконтактедагы рәсми төркемдә һәм студиянең сайтында таныша аласыз.

  • «Апуш» балалар татар театр студиясе Казан мэры патронажы белән 2022 елның мартында ачылды. 2023 елның сентябрендә «Апуш. Нәниләр» эшен башлады. Бүгенге көндә биш төркемдә 200 гә якын бала шөгыльләнә. Аларның һәрберсендә тәҗрибәле профессиональ остазлар эшли. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараендагы төркем алтынчы булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*