Туймазы шәһәре һәм районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары башкалабыз Уфага матур сәяхәт кылды. Алар Башкортстанның беренче халык шагыйре М.Гафуриның Мемориаль йорт- музеенда фәһемле экскурсиядә булып, кичен ” Нур” татар дәүләт театрында И.Юзеевның ” Гашыйклар тавы” әсәре буенча ” Тау”( режиссеры- Айдар Җәббаров) спектакленең премьерасын карадылар.
Үзара аралашу, фикер һәм тәҗрибә туплау максатыннан үткәрелгән бу чарада укытучылар файдалы мәгълүмат белән баеп, бик канәгать калдылар.