tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ишан бабакай эзләреннән
Ишан бабакай эзләреннән

Ишан бабакай эзләреннән

Николаевка район үзәге мөселманнары Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында ишан бабакай Хәбибулла хәзрәт Хансөяровның каберен зиярәт кылып кайттылар.

Яңа Зимница авылына без Хәбибулла хәзрәтнең тормыш юлын һәм рухи мирасын өйрәнү, иманыбызны, рухыбызны ныгыту нияте белән бардык. Сәфәребезне танылган меценат Үмәр Сәит улы Айбулатов оештырды.

Ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяровның (1805-1897) кабере – өлкәбез мөселманнары өчен изге урыннарның берсе. Данлыклы хәзрәт бөтен гомерен динебезгә хезмәт итүгә, мәгърифәт, гыйлем орлыклары таратуга багышлый. Аның төп казанышы -мәгърифәтче булуында – тирә-якка мәгълүм мәдрәсә оештыруда һәм аны тотуда. Ул җитәкчелек иткән мәдрәсәне тәмамлаучы 300дән артык шәкерт арасында имамнар, хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр, мәчет-мәдрәсәләр төзетүчеләр, китап чыгаручылар, редакцияләрдә эшләүчеләр була.

Хансөяровлар мәчете һәм мәдрәсәсе тирә-як мөселманнарының мәдәни-агарту үзәгенә һәм социаль-икътисади яклау, тернәкләндерү урынына әверелә. Йөзләрчә мохтаҗлар, хәерчеләр, авырулар һәм гарипләр, тол хатыннар һәм баласыз кешеләр монда сыену урыны табып, матди һәм рухи ярдәм ала. Гади, ярлы кешеләрнең балалары биредә укый һәм түләүсез яши. Хәбибулла хәзрәт 45 ел дәвамында 3 нче мәчет имамы булып хезмәт итә. Ул үзен бар яктан үрнәк булырлык имам һәм рухи остаз итеп таныта. 80 яше тулгач имамлыкны улы Габделвахид хәзрәткә тапшыра һәм гомеренең соңгы елларын шәкертләр укытуга багышларга карар кыла. Аңа тагын әле 17 ел үзен Исламга һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышларга, кешеләрне өйрәтергә һәм тәрбияләргә, тормышка әзерләргә насыйп була. Хәбибулла хәзрәт, мәдрәсә директоры һәм өлкән мөгаллиме буларак, күпләрне имансызлык һәм бушлыктан, гөнаһлы эшләрдән, өметсезлектән һәм файдасыз гына яшәү упкыныннан коткару өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләп, актив тормыш алып бара.

Хәзер ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән мөселманнар ишан хәзрәтнең каберен зиярәт кылырга килә. Хәбибулла хәзрәт турында якты истәлекләр авылдашлары һәм күрше районнарда, өлкәләрдә яшәүче дин кардәшләребезнең күңелендә саклана.

Яңа Зимница авылы мәчете имамы Рушан Мөхәммәтҗан улы безне ачык йөз белән, кунакчыллык күрсәтеп каршы алды. Без аның белән бергә өйлә намазын укыдык. Шулай ук зиратта изге Коръәннән сүрәләр укып, Хәбибулла хәзрәтнең рухы шат, урыны җәннәттә булуын теләп дога кылдык. Әлеге сәяхәттән рухи көч туплап, бик  канәгать булып кайттык.

Әлеге язманы укыгач, ишан Хәбибулла хәзрәтнең каберен зиярәт кылырга барырга теләүчеләр саны тагын да күбәер дип өметләнәбез.

Безгә изге җиргә барырга транспорт биргән өчен Үмәр хаҗи Айбулатовка чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Зөбәйдә АЛЕЕВА

Чыганак: emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*