tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Һади Такташ каберенә чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды
Татар җәмәгатьчелеге Һади Такташ каберенә чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды

Татар җәмәгатьчелеге Һади Такташ каберенә чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды

Казанда татар шагыйре Һади Такташ истәлегенә багышланган «Такташ эзләре буйлап» дип исемләнгән экскурсия узды. Чарага җыелучылар башкалада Такташка бәйле булган истәлекле урыннар белән танышты, бөек шагыйрь каберенә чәчәкләр куйды, рухына дога кылдылар.

Экскурсияне тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова алып барды.

«Рәхмәт «Татмедиа»га, бу эшне кузгатып җибәрделәр, Такташ янына бу хәтле кешенең күптән килгәне юк иде инде. Әлеге эш дәвамлы булсын», – диде ул.

Тәнкыйтьче шагыйрьнең иҗаты бүген дә актуальлеген югалтмавын әйтте.

«Тормыш матур, дигән кыска гына җөмлә безнең девиз булырга тиеш. Ул буын кешеләре нинди авырлыклар кичеп тә, шәхес булып кала алганнар, сынмаганнар. Алар безгә матур үрнәк, иҗат калдырганнар. Һәр иҗатны вакыт бәяли. Такташның киткәненә бер гасыр, ләкин һәр буын аның шигырьләрен кулга алгач, үзенең героен таба», – дип сөйләде Хәбетдинова Такташ истәлегенә оештырылган кичәдә.

Фото: © “Татар-информ”, Абдул Фәхран

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*