7 октябрь көнне Әгерҗедәге үзәк китапханәдә язучы, драматург, шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды.
Анда районыбызның каләм осталары, татар теле мөгаллимнәре, китап укучылар, мәктәп укучылары катнаштылар. Язучы үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Яңа басылып чыккан “Капка”, “Бик” һәм “Кичке таң” китаплары белән таныштырды.
Чыганак: agryz-rt.ru