tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яктылык» мәктәбендә бәйрәм концерты булды
«Яктылык» мәктәбендә бәйрәм концерты булды

«Яктылык» мәктәбендә бәйрәм концерты булды

«Яктылык» мәктәбендә Халыкара укытучылар көне уңаеннан дублер көне үткәрелде һәм бәйрәм концерты булды.

Бәйрәм көнен әзерләү һәм үткәрү өчен җаваплылык 11 сыйныфка тапшырылган иде. Бу көнне 10 һәм 11 сыйныф укучылары укытучылар урынына дәресләр үткәрделәр һәм шәхси тәҗрибәләрендә әлеге һөнәрнең никадәр изге һәм кирәкле, ә мөгаллимнәрнең сабыр булуын аңладылар.

Шулай ук 11 сыйныф укучылары яраткан педагоглары өчен матур концерт та әзерләгәннәр иде. Сәхнәдән мөгаллимнәр хөрмәтенә җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр, күңелле номерлар һәм шаян скетчлар тәкъдим ителде, укытучылар өчен викторина үткәрелде.

Бәйрәм чарасы азагында мәктәп директоры Радик Газизов ихлас күңелдән коллегаларын тәбрикләде, Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*