tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин – укытучы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
“Мин – укытучы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

“Мин – укытучы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин – укытучы” бәйгесен уздырды. Бүген, 11 октябрь, бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Татарстанның төрле районнары, шулай ук Пенза, Оренбург, Самара өлкәсе, Чувашстан, Башкортостан республикалары һәм Россиянең башка регионнарыннан бик күп эшләр килде.

Комиссия әгъзалары түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:

Җиңүче дипломы белән бүләкләнәләр:
  1. Госманова Зөһрә, Әтнә районы Түбән Шашы авылы;
  2. Шакирова Әлфирә Индус кызы, Актаныш муниципаль районы Актаныш авылы;
  3. Есенбаева Наилә Ислам кызы, Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылы;
  4. Рәсүлева Эльмира Рәис кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш авылы;
  5. Мансурова Зөлфия Җәмил кызы, Башкортостан республикасы Бүздәк районы Каран авылы.
Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
  1. Баткаева Рәвилә Фәрит кызы, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикино авылы;
  2. Гыйльманова Миләүшә Әмир кызы, Башкортстан республикасы Нуриман районы Яңа Субай авылы;
  3. Мәүҗетова Резедә Гайсә кызы, Тукай районы Новый поселогы;
  4. Шәйхетдинова Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы;
  5. Борһанова Римма Нурмөхәммәт кызы, Әтнә районы Күәм авылы;
  6. Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәр кызы, Балтач районы Югары Шубан авылы;
  7. Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы, Теләче районы Иске Җөри авылы;
  8. Хәйретдинова Ләйсәнә Вазих кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы.

Бәйгедә җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәбрикләде һәм киләчәктә эшләрендә аларга зур уңышлар теләде. Шулай сәләмләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады.

Тантананы үзләренең җыр-моңнары белән республиканың атказанган артисты Әлфис Галиуллин, Татарстанның халык артист Резедә Шәрифуллина, яшь Инсаф Бәдретдинов бизәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*