12 октябрь көнне Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов вафат булды. Хәзерге минутларда Шаран районы Мәдәният йортында хушлашу мәрасиме уза.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фән Вәлиәхмәтовның тормыш иптәшенә кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Шулай ук телеграмманы Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә җибәрде.