tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилей һәм искә алу хөрмәтеннән
Юбилей һәм искә алу хөрмәтеннән

Юбилей һәм искә алу хөрмәтеннән

Себернең зур булмаган Киндерле авылында талантлы шагыйрь – Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның (Шәүкәт Сибгатуллин) тууына авылдашлары горурлана.

16 сентябрьдә Шәүкәт Гаделшага 75 яшь тулган булыр иде. Юбилей һәм шагыйрь-якташны искә алу хөрмәтеннән Шәүкәт Сибгатуллин исемендәге китапханә белән берләшеп, Киндерле урта мәктәбендә укытучылар оештыруында «Себер – минем җирем» исемле әдәби чара үткәрелде. Залның уртасына Шәүкәт абыйның зур портреты, янәшәсенә Фәһимә Бучельникованың Киндерле авылы сүрәте төшерелгән матур фоторәсеме куелган. Китапханәче Рәмзия Коноваленкова укучыларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Алеева шагыйрь иҗаты буенча укучылар белән бергә әдәби уку үткәрде. Фәния Краморова җитәкчелегендәге «Киндерле кичләре» фольклор ансамбле артистлары матур милли костюмнарда берничә җыр башкардылар. Сүз остасы – ветеран укытучы Фәния Заһидуллина Шәүкәт Гаделшаның «Гаҗәеп авыл» шигырен сәләтле итеп сөйләде. Мәктәп директоры Мөнирә Калиеваның чыгышы беркемне битараф калдырмады, ул моңсу, сагышлы яңгырады: «Узган елның язында укытучылар белән Татарстан Республикасына бардык, Казан шәһәренә килеп поезддан төшкәч, беренче чиратта Шәүкәт абыйларга киттек. Наилә апа белән Шәүкәт абый безне шатланып каршы алдылар. Абый елый, без елыйбыз. Чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдык. Шәүкәт абый киткәнебезчә елады. Аның никадәр туган җиренә, Себеренә сагынуын шунда аңладык. Очар кош булып кайтып килер иде дә бит, сәламәтлек юк. Безнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан Казанга баруыбыз Шәүкәт абый белән соңгы күрешүебез, саубуллашуыбыз булган икән», – дип сөйләде Мөнирә Хикмәтулла кызы. Кызганыч, Себер улын татар дөньясы беркемгә дә охшамаган гаять үзенчәлекле зур сәләткә ия уникаль шагыйрен, Казан шәһәре һөнәри энергетигын, гаиләсе яраткан тормыш иптәшен, әтиләрен, абыйсын югалтты. Киндерле авылы да Шәүкәт Сибгатуллинның мәңгелек йортына китүеннән соң, нәрсәсендер югалткан шикелле ятимсерәп калды. Авылдашлары озак еллар Казанда яшәп иҗат иткән олы мәртәбәле, абруйлы якташларын беркайчан онытмаячаклар.

Киндерле урта мәктәбендә рус һәм татар милләте балалары укый. Чара ике телдә барды. Укучылар бик актив катнаштылар. Балаларның шулай тату, бер-берләрен хөрмәт итеп яшәүләре шатландыра.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*