tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы узды
Түбән Камада мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы узды

Түбән Камада мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы узды

Рабигыль-ахыр аеның 13нче көнендә (16нчы октябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Түбән Кама мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы үтте. Әлеге чара “Ковёр” яшьләр үзәгендә узды.

Түбән Кама мөхтәсибәтендә 60ка якын мөгаллим – 40 абыстай һәм 20 хәзрәт эшли, алар барысы да көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен форумга җыелды.

Очрашу яңа уку елы башлануга һәм Түбән Кама мөхтәсибәтендә мәчетләр каршындагы курслар башлануга багышланды. Катнашучылар белем бирү сыйфатын күтәрү, мөгаллимнәрнең һөнәри үсеше һәм аларның конференцияләрдә катнашуы мәсьәләләре буенча фикер алышты. Агымдагы уку елына, төрле юнәлешләр һәм үсеш стратегияләре буенча эшләрне дә кертеп, тулы планнар тәкъдим ителде.

Форум эше хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов тарафыннан Коръән аятьләре уку белән ачылды. Очрашуны Түбән Кама төбәге казые һәм Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов алып барды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән форумда катнашучыларны Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Моннан тыш, очрашуда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин, Түбән Кама районы мөхтәсибенең беренче урынбасары һәм мөхтәсибәттә уку-укыту мәсьәләләре өчен җаваплы Булат хәзрәт Баһаветдинов, шулай ук әйдәп баручы методистлар, укытучылар һәм педагоглар чыгыш ясады.

Чара ахырында Татарстан Мөфтие исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*