tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини китапларны тикшерәләр
Дини китапларны тикшерәләр

Дини китапларны тикшерәләр

Мәләкәс, Яңа Малыклы һәм Иске Майна районнары имам-ахуны Димитровград төрмәсендә утыручы мөселман кардәшләребез файдаланган дини китапларны тикшерде.

Россия ФСИНының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең төрмә отряды начальнигы Сергей Яклашкин шушы көннәрдә генә Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Мәләкәс, Яңа Малыклы һәм Иске Майна районнары имам-ахуны Ильяс хәзрәт Мухутдинов төрмәдә утыручы мөселман кардәшләребез файдаланган дини китапларны тикшерде.

“Барлыгы 70 данә китапны тикшердек. Дини әдәбиятны тикшерү нәтиҗәсендә, экстремистик материалларның федераль исемлегенә кергән экстремистик басмалар табылмады. Димәк, төрмәдә утыручы мөселман кардәшләребез бары тик рөхсәт ителгән дини китаплар гына укып, ислам дине буенча гыйлемнәрен арттыралар”,- ди Ильяс хәзрәт Мухутдинов.

Дини китапларны тикшерүгә юнәлтелгән чаралар даими рәвештә үткәрелә икән. Очрашу ахырында Ильяс хәзрәт динсламның дөрес юнәлешен җәелдерүгә булышлык күрсәтүләре өчен җинаять-төзәтү системасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*