tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имам мәктәпкә килде
Имам мәктәпкә килде

Имам мәктәпкә килде

Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең 5-8 класс укучылары авыл мәчетенең имам-ахуны Усман хәзрәт Рафиков белән очраштылар. “Классная встреча” дип аталган әлеге чара мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Нурия Ханбәл кызы Темербулатова тарафыннан оештырылган иде.

“Билгеле булганча, балалар мәдәният, традицияләр, гореф-гадәтләр һәм йолалар, буыннар бәйләнеше белән нәкъ менә гаиләдә танышалар. Гаилә елына багышланган әлеге очрашу коллективның бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән”,- диде Нурия Темербулатова.

Кызыклы һәм мавыктыргыч очрашуда малайлар һәм кызлар яхшылык, игелек төшенчәләре турында фикер алышып, җир йөзендә мөмкин кадәр күбрәк изгелек кылу, кешеләргә карата ярдәмчел булу кирәклеген аңладылар. Җылы сүз, ихластан елмаю, ягымлы караш, өлкәннәрне хөрмәт итү, кечеләргә юл бирү – болар барысы да яхшылык, изгелек эшләү, диде алар.

“Тырышып белем алыгыз, мөмкин кадәр күбрәк китаплар укыгыз, дөньяны танып белегез, төрле фәннәрнең серләренә җентекләп төшенегез, чөнки бары тик уйлый һәм фикер йөртә белүче кеше генә матур итеп, игелекле һәм изгелекле эш-гамәлләр кылып яши, үзеннән соң тирән, якты эзләр калдыра һәм шул рәвешле ике дөнья бәхетенә ирешә”,- дип Усман хәзрәт мәктәп укучыларына үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Зур Чирекле урта мәктәбендә мөселман дин әһелләре белән очрашулар еш үткәрелә. Әлеге очрашуларның төп максаты үсмерләр-яшьләр арасында экстремистик характердагы җинаятьләрне кисәтүдән, рухи-әхлакый культураны үстерүдән һәм хокук турында белемнәрне арттырудан гыйбарәт.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*