tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилей кичәсендә
Юбилей кичәсендә

Юбилей кичәсендә

Тубылның «Синтез» мәдәният сараенда шыгрым тулы халык белән себер татар милли-мәдәни автономиясенең 10 еллык юбилей кичәсе үтте.

Автономияне галимәбез Зәйтүнә Тычинских җитәкли. Чараны себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәре Розалия Корманалиева һәм Зәйтүнә ханымның урынбасары, мәдәни эшләрдәге күренекле шәхес Илдус Уразмәмәтов бик матур алып бардылар.

Кичәне башлауга традиция буенча Тубыл мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов үзенең фатихасын бирде һәм теләкләрен юллады.

Башта экраннан автономиянең күпкырлы эше белән таныштык.

Кунаклар Казаннан, башка төбәкләрдән килгәннәр, район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, депутатлар, автономия белән файдалы эшләр башкаруда катнашкан милли оешмалар җитәкчеләре дә булды. Һәр чыгыш ясаучы автономияне юбилее белән котлап, аның җитәкчесенә генә түгел, татарның йөзек кашларына төрле дәрәҗәдәге дипломнар, бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшыра бардылар.

Хәтта минем дә төбәк тарихын өйрәнүдәге эшләрем өчен Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Рәхмәт хаты тапшырды. Тагын да Илдус Уразмәмәтов, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән тыйнак, талантлы Гали Сәитов конгрессның Халыкара берлегенең «Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Шундый ук медаль белән шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы хуҗабикәсе Айсылу Юнысова да тәбрикләнде.

43-12

Гомумән, автономия оештырган чараларда катнашкан талантлы шәхесләр, җырчылар, биючеләр, ансамбльләр җитәкчеләре берсе дә күздән югалмый бүләкләргә лаек булдылар. Ару-талуны белмәгән «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле (җитәкчесе Роза Яхина), Төмән өлкә депутаты, КПРФның өлкә комитеты беренче секретаре Тамара Казанцева алып килгән данлыклы «Пышны» ансамбле (җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов) җыелган халыкны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Тамара Николаевна татарларны хөрмәт итүен, яратуын, аларның активлыгын әйтеп үтте, бүләкләрен тапшырды.

«Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Зәйтүнә Тычинских эшен зур бәяләп, рәхмәтләрен белдереп, туган телне онытмыйк, аны үстерү, саклау өчен милли автономияләр белән бергә булыйк, татарлыкны саклыйк, диде. Җитәкчеләргә милли оешмалар өчен Тубыл шәһәрендә аерым урын кирәклеге турында сорап мөрәҗәгать итте.

Автономия эше төрле юнәлештә бара: татарның үткәндәге һәм хәзерге галим-галимәләренең эшен пропагандалау, аларның хезмәтенең асылын ачып салу, яшь буынны тәрбияләүдә файдасын күрсәтү, урта һәм яшь буын белән телебезне, динне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга, халкыбызга хезмәт итүгә юнәлдерелә.

Себер татар автономиясен җитәкләп, аның эшен алып баруы өчен Зәйтүнә Әбдрәшит кызына рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырып, югары бәя бирделәр. Үз чиратында автономия дә түрәләрне, кунакларны бүләксез калдырмады.

Бар чыгышларны халык көчле алкышларга күмеп, рәхмәтен белдерде.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*