tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Балалары – каһарманнарыбыз!»
«Балалары – каһарманнарыбыз!»

«Балалары – каһарманнарыбыз!»

Төмән өлкә Думасында «Солдат атасы» медален тапшыру тантанасы үтте.

«Солдат атасы» җәмәгатьчелек тануы медале «Иҗтимагый берләшмәләр турында» (19.05.1995) Федераль законның 24 маддәсе (ред.19.12.2022) нигезендә булдырылган һәм «Россия аталары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең бүләге булып тора. Медальнең алгы ягында ата һәм улының силуэтлары – буыннар дәвамчанлыгы һәм үз бурычларына тугрылык символы ясалган, ә арткы ягында Ватанны саклаучыларны лаеклы тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт сүзләре язылган.

Думада чын геройларның – махсус хәрби операция барышында Россия чикләрен саклаучыларның әти-әниләре җыелды. Чара Аталар көненә багышлап та оештырылды. Уллары сугышчан бурычларны үтәгәндә батырлык, фидакарьлек күрсәткән 19 атага «Солдат атасы» медале һәм таныклыгы тапшырылды, аналар чәчәк букеты кабул иттеләр. Араларында милләттәшләребез дә бар иде. Барлыгы төбәктә мондый медальне 95 кеше алган.

 Сугышчылар безнең тормыш идеалын, безнең суверенитетны яклыйлар. Мондый сугышчыларны тәрбияләгән гаиләләр җәмәгатьчелек тарафыннан зур хөрмәткә лаек. Ә аларның балалары – безнең милли каһарманнарыбыз. Без яшь буынга алар турында сөйләргә тиеш. Бу хәтер йөрәкләрдә сакланырга тиеш. Улларын гомерләрен куркыныч астына куярга җибәргән әниләргә аерым рәхмәт, – диде Төмән өлкә Думасы депутаты, «Россия аталары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте идарәсе әгъзасы, Төмән өлкәсенең төбәк бүлеге рәисе Алексей Салмин чыгышында.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*