2024нче елны Татарстан Республикасы шәхесләр елы дип игълан итте. Безнең республикада да горурланып искә алырлык шәхесләребез бар. Аларның берсе Удмуртиядә милли хәрәкәт башында торучы, Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенә нигез салучы, аның беренче президенты Мәсгүд Вахит улы Гаратуев. Мәсгүд Гаратуев телебезне саклап калу, халкыбызның үзаңын үстерүгә күп көч куйды. Мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылды, эфирга татар телендә теле-радио тапшырулар чыкты, газета нәшер ителә башланды. Сәнгать коллективлары милли моңнарыбызны халыкка җиткерде. Мәсгүд Вахит улының исемен мәңгеләштерүне максат итеп куеп, Ижау шәһәренең бер урамына аның исеме бирелү карары бар. Халыклар дуслыгы йортында ТИҮнең беренче президентына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Мәсгүд аганың шәхси әйберләре, китаплары, документлары һәм башка экспонатлар урын алган.