Х-Евразия форумы программасы белән таныштыруны дәвам итәбез. Анда безнең төбәктән өч делегат катнашты. Бүген Сәрия АЙМАЛЕТДИНОВА Волгоград шәһәрендә алган тәэсирләре белән бүлешә. Волгоград 1925 елга кадәр Царицын, 1961 елга кадәр Сталинград исемен йөрткән.
Шәһәргә керүгә ерактан ук “Ватан-Ана чакыра!” һәйкәле күренә. Ул “Сталинград сугышы каһарманнарына” мемориаль комплексында төп һәйкәл итеп урнаштырылган. Мамай курганы – 1942-1943 елларда Сталинград сугышы вакытында булган каты бәрелешләр урынында, Идел елгасының уң ярында, Волгоград шәһәренең Үзәк районында урнашкан калкулык.
Мамай курганында берничә туганнар каберлеге һәм шәхси каберләр урнашкан. 200 көнгә якын дәвам иткән дәһшәтле Сталинград сугышында батырларча һәлак булган якынча 35000 кеше күмелгән. 1942 елның сентябреннән алып 1943 елның февраленә кадәр сугышлар биредә бик тә көчле булган. “102,0 биеклеге” – Мамай курганы хәрби карталарда шулай дип билгеләнгән. Бу биеклек берничә тапкыр дошманнардан совет гаскәрләренә һәм киресенчә күчеп торган, Сталинградның үзәк өлеше һәм Иделгә чыгу юлы да булган. Дошманны Иделгә җибәрергә һич тә ярамаган! Шуңа күрә дә биредә аяусыз сугышлар барган.
Без Мамай курганының гранит баскычлары буйлап күтәрелә башлыйбыз. 200 баскыч! Сталинград сугышы барган көннәр исәбе бу! Менә автомат белән граната тоткан сугышчы һәйкәле, постаментта “Стоять насмерть!” – дип язылган. Сугышчының йөзе маршал Василий Иванович Чуйковны хәтерләтә. Ул шушы мемориалның хәрби консультанты, үзе дә шунда җирләнгән. Өскә таба менәбез. Ике яклап җимерелгән диварлар, анда сугыш панорамасы тасвирланган, шул ук вакытта пулемёт тавышлары, сугышчыларның штурмга барулары бу панораманы реаль сугыш барышына якынайта, күңелгә шом өсти, йөрәкләрне кысып куя, эчке кичерешләрне арттыра.
Без Хәрби дан залына керәбез. Түгәрәк формасында эшләнгән залның тәрәзәләре юк, өстә ачыклык, күк гөмбәзе генә күренеп тора. Залның эчендә мәңгелек ут яна, аны скульптор факел тоткан кул формасында эшләгән. Диварның периметры буйлап гвардия лентасы сурәтләнгән, аның өстендә: “Да, были простыми смертными и мало кто уцелел из нас, но мы все выполнили свой патриотический долг перед священной матерью – Родиной”, – дип язылган.
Диварларда һәлак булган сол-датларның исемнәре мәңге-ләштерелгән, залда Роберт Шу-манның “Грёзы” әсәре яңгырап тора.
Без каравыл алышынган вакытка туры килдек. Бу мизгел күңелләрне тагын да дулкынландырды, горурлык хисен көчәйтте. Әйе, батырларны онытырга хакыбыз юк, мәңгелек ут һәлак булган ватандашларыбызның гомерләре юкка гына өзелмә-гәнне искәртеп тора.
“Ватан-Ана чакыра!” монументы скульптор Е.В.Вучетич тарафыннан эшләнгән. Бу 50 метрлык монументның астында 35000гә якын кеше мәңгелек йокыга талган. Алар Ватан-Ананы саклап, газиз туган илебезне яклап, иң кадерле нәрсәләрен – Аллаһы тарафыннан бер тапкыр гына бирелә торган гомерләрен корбан иткән.
Йөрәкләрне тетрәткән тагын бер композиция турында язмыйча булдыра алмыйм. Хәрби Дан залыннан соң Кайгы мәйданы урнашкан, шунда Кайгылы ана композициясе һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал В.И.Чуйковның кабере. Үлгән сугышчыны кулына алган Кайгылы Ана скульптурасы дулкынландыра, сугышның ачы фаҗига икәнен күрсәтә, кайгырырга мәҗбүр итә. Ана кеше үз баласы өчен утка да, суга да керергә әзер! Ватан-Анага куркыныч янаганда, газиз аналар үз балаларын – йөрәк парәләрен яу кырына озатканнар. Улларының үлгән хәбәрләрен укыгач, кайгыларын күтәрерлек көч тә таба алганнар. Бер контратака вакытында Мамай курганында, биеклекне кайтару максаты белән, бер көндә совет гаскәре бер дивизия, ягъни ун мең кеше югалткан! Мамай курганы – Кайгы мәйданы да ул!
Сталинград сугышында Пашат авылыннан өч кеше катнаша: Вафа Аллямов, 1902 елда туган һәм 1942 елның 30 декабрендә һәлак булган; Хайрулла Закиров, 1906 елда туган, 1942 елның 25 октябрендә Сталинград өлкәсенең Дубов районында һәлак була; өченчесе – Жиһанша Сожжиганов. Бу гаиләдән биш кеше сугышка алына. Жиһанша Сталинград фронтына эләгә. Ул сугышка китәр алдыннан авылга гаиләсе белән хушлашырга кайта, сеңелләреннән фотога төшүләрен сорый. Кызлар Сергачка барып фотога төшәләр. Жиһанша бу фотоны үзе белән фронтка алып китә. Аның поезды Сергач станциясе аша Ерак Көнчыгышка бара. Аларның составы бер тәүлектән артык Сергачта тоткарлана. Жиһанша офицердан үзен авылга җибәрүен үтенә, йөгереп кенә кайтам, дип сүз бирә, әйләнеп кайтса, поезд киткән була инде. Жиһанша яңадан военкоматка бара, үзенең хәлен аңлата, аны Сталинград фронтына җибәрәләр. Ә анда бик көчле сугышлар бара…
1942 елның сентябрь аенда Волгоград өлкәсенең Суровикин районы фашистлар кул астында кала. Дошман Сталинградка ашкына, 1942 елның 19 ноябрь таңында артиллерия залплары “Уран” операциясе башлануын белдерә. Көньяк-көнбатыш гаскәрләре һәм Дон фронтлары һөҗүмгә күчә.
Гаскәрләрнең тиз һөҗүме дошман өчен көтелмәгән хәл була. Бер ай эчендә фронт сызыгы көнбатышка таба 100 километрга озая. Декабрь азагында Суровикин районы тулысынча дошманнан азат ителә. Кызылармияче Жиһанша Сожжиганов 1942 елның тугызынчы декабрендә шул сугышларда һәлак була. Волгоград өлкәсе Суровикин районының, “Кызыл йолдыз” үзәк хуҗалыгында туганнар каберлегендә 413 кеше күмелгән, шул каберлектә Пашат егете Жиһанша Сожжиганов та җирләнгән. Жиһаншаның оныклары бабайларын онытмыйлар, аның белән горурланып яшиләр.
Сталинград өчен барган каты сугышларда туган авылымның ир-егетләре дә катнашуы белән горурланам, шул урыннарда йөрүем, аларны искә алуым минем өчен бер онытылмаслык хатирә булды. Сталинград сугышы герое, өчкүлле якташыбыз Хафиз Фаттахетдиновның да исеме биредә мәңгеләштерелгән һәм аның турында безнең Әлфия Мөхәммәтҗанова Әстерханда тулы чыгыш ясады, бу турыда киләсе язмабызда тукталып үтәрбез.
Х Евразия фәнни төбәк тарихын өйрәнү форумы кысаларында Волгоград шәһәрендәге Мамай курганы буенча экскурсияне бик файдалы һәм кирәкле чараларның берсе дип саныйм.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка һәм дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм.
Сәрия АЙМАЛЕТДИНОВА.
Пашат.