Бүген Татарстанның халык укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, озак еллар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры булган Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина үзенең 75 яшьлек юбиллеен билгеләп узды.
Юбилярны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та тәбрикләде. Үз чыгышында Данис Фәнис улы Камәрия Хәмидуллинаның милли мәгариф үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез хәзинәгә тиңләп, туган телгә, мәдәнияткә карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләүче олы шәхес булуын ассызыклады. Шулай ук Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе исеменнән дә котлаулар җиткерде.