tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген «Татарча диктант» акциясе башлана
Бүген «Татарча диктант» акциясе башлана

Бүген «Татарча диктант» акциясе башлана

8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе IX тапкыр үткәрелә. Диктантта теләгән һәркем катнаша ала, аны елдагыча онлайн язу мөмкинлеге дә тудырылган.

Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр.
Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек;
Уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек;
Җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.

Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин булачак. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе “Агыйдел” хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчерде. Бу, беренчедән, башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнә.

Оештыручылар:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*