tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» язды
Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» язды

Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» язды

Ел саен Казан кооператив институты студентлары дөнья күләмендә оештырыла торган «Татарча диктант» акциясенә кушыла. Бу хакта Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.

Икътисад белгечлеген үзләштерүче беренче курс студентлары фронтовик язучы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесты буенча диктант язды.

Әсәрдән өзекне институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина укыды. Акциядә катнашучы һәркем татар халкының милли ризыгы чәк-чәктән авыз итте. Соңыннан студентлар өчен Татар мәдәнияте үзәгендә экскурсия ясалды. Студентлар сәүдәгәрләр музеенда сакланучы уникаль экспонатлар белән таныштылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*