Бүген Кырынды авыл китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе уздырылды.
“Татарча диктант” акциясе быел 9нчы тапкыр үткәрелә. Максаты: дөнья буйлап татарларны һәм татар теле белән кызыксынучыларны берләштереп, татар телендә диктант язу.
Катнашучылар Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан өзек яздылар.