Ульяновск өлкәсенең мәгариф министрлыгы һәм татар автономиясе вәкилләре шәһәр мәктәпләрендә тикшерү уздырды. Аның барышында йөзләгән татар баласы укый торган мәктәпләрдә ни өчен түгәрәкләрдә, факультативларда ана теле укытылмавы, ата-аналар белән эшләүнең ничек оештырылуы хакында сүз барды.
Мисал өчен, 102 нче «Губернаторский» лицеенда 2015 укучының 491е, 72 нче мәктәптәге 965 укучының 184 е татар балалары булса да, алар әби-бабайлары телен, тарихын һәм мәдәниятен укудан мәхрүм. Директорлар белән булган әлеге җитди очрашуларда бу хакта министрлык вәкиле тарафыннан эшне яңача оештыру, кадрлар табу мәсьәләләре хакында әйтелде. Киләсе атналарда әлеге проблемага багышланган очрашулар тагын берничә мәктәптә булачак.
Рамис Сафин