12 ноябрь көнне Уфа шәһәренең Киров районында урнашкан “Ихлас” мәхәлләсендә мөтәвәлият утырышы узды. Очрашуны мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин алып бардылар. Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин шулай ук җәмәгать алдында чыгыш ясады.
Утырышта Киров районы администрациясе вәкиле дә катнашты. Чарада мәчеткә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде, иң актив дин әһелләре бүләкләнелде.
Шулай ук менә генә “табадан төшкән” “Ихлас” журналының яңа саны да халыкка тәкъдир ителде.
⠀
Соңыннан җыелган халык мәчет кафесында оештырылган ашта катнашты.