Бөтендөнья татар конгрессында “Татарлар” газетасына 2024 нче елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бәйгедә төп бүләккә – ноутбукка Төмән өлкәсеннән Евгения Әбсәләмова ия булды.
Бүгенге көндә “Татарлар” газетасына 2025 нче елның беренче яртыеллыгына язылу бара.
Газетаның Татарстан буенча индексы – П 2359
Россия буенча индексы – П 7075
Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез “Татарлар” басмасына язылыгыз. Басмадагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Газетаның эчтәлеге алга таба тагын да баетылачак.
Әлеге язылу нәтиҗәләре буенча да бүләкләр уйнатылачак.